Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниемнең гомер сандыгы.

Әнием - Язилә гаҗәеп матур табигатьле Пыжмара авылында дөньяга килә. Яшьлеге сугыш чорына туры килгәнлектән, хәзер дә үзенең яшьлек хатирәләрен искә алганда күз яшьләрсез уздыра алмый. Сугыш дигән афәт булмаса, газиз әниемнең йөрәгендә бу кадәр яра булыр идеме икән?!

Әниемнең әтисе, безнең бабабыз - Әхмәтхан батырларча сугыш кырында ятып кала. Әбиебез - Гасимә итәгендә дүрт бала ятим кала - Наилә, Сафура, Язилә, Илсур. Әниебез - өченчесе. Менә шуннан соң барлык газап, йокысыз төннәр, ачлык-ялангычлыклар башлана да инде. Әнием кыенлыклар күп булганлыктан, жиденче сыйныфка кадәр генә белем алып кала. Аннары колхозга кереп, фермада эшли башлый. Ул 1947нче еллар була.
Сугыш дигән афәт тол калган әбиебезнең дә тазалыгын ала, ул сукыр кала. Дүрт бала кадерләп-тәрбияләп, аны бакыйлыкка озаталар. Авырлыклар булса да, әни бирешмичә, алга таба гомер сукмагын матур уза. Әтиебез вафатын да үзенең иксез-чиксез сабырлыгы белән кичерә. Хәзер инде барлык йөрәк яраларын, артта калган авырлыкларны зур уфтану белән искә ала. Без - өч бала булып (хәзерге көндә дә өчебез дә исән-сау), әниебезнең матур картлыгын барлап, сөенечләрен уртаклашып гомер кичерәбез.
Гомер сандыгын барлаганда әниемнең сабыр, кешелекле, юмарт, акыллы, эшчән булганлыгына сокланып туя алмыйм. Туксанын вакласа да,аның искә алып сагынып сөйләрлек хатирәләре бик күп. Картайдым диеп утырмый, көченнән килгәнчә, улы белән килененә булыша, бергәләшеп оныкларын тәрбияләшә, күрше-күләмнең дә хәлләрен белешергә вакытын таба. Радио-телевидениедән яңгыраган матур көйләр тыңлап, чабата биюләренә кушылып, сызгырып биергә дә булдыра әле әниебез.
Газиз затка
"Әни" сүзе - бөек, горур исем!
Бердәнберем, газиз зат минем.
Озак яшә, әни, саулык белән,
Син булганга күңелем шат минем.
Кояш дисәм, кояштан да кайнар,
Аем дисәм, айдан яктырак!
Бу дөньямның тиңсез байлыгы син,
Юктыр берни синнән затлырак!
Игелегең, әни, йөрәгемдә,
Онытылмаслык булды мәңгегә.
Миңа биргән синең йөрәк җылың
Саклана йөрәгем түрендә.
Фото: http://parnasse.ru/prose/literarycriticism/literaturereviews/golos-sovesti-glubinoi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250