Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниемнең әнисе

Сүзем Арбор авылында яшәүче әбием Асия Кәбирова турында. Әбием - тыл һәм хезмәт ветераны.

Аны язмыш төрле яклап сынаган. Ун яшеннән әтисез дә калган ул. Алабута ипие дә, черек бәрәңге дә ашап үсәргә туры килгән аңа. «Ул вакыттагы ачлык елларын искә төшерүе дә куркыныч. Укырга барганчы әллә ничә чакрым юл үтеп, мәктәпне җылытырга дип, урманнан ботак күтәреп ташулар да төш кебек кенә хәзер», дип искә ала әбием.
Язгы ташу вакытында Шәмәрдән станциясеннән чәчү орлыгы ташулар, үсә төшкәч фермада сарык, дуңгыз караулар кебек авыр хезмәтләрдән дә әбием курыкмаган. Әнә шулай бер-бер артлы еллар узган. Тормышка чыгып, бабам белән өч бала үстергән. Аларны укытып башлы-күзле иткән. Ул хәзер малае, килене һәм оныклары белән яши. Өйгә күз-колак булып оныклар үстерешә. Әбием биш вакыт намазын укып безнең һәммәбезгә дә изге теләкләрен тели. Ул бәйләгән бияләй-оекбашлар тәнгә җылы да, сихәт тә бирә. Безнең араларыбыз якын булмаса да, әледән-әле әбиемнең хәлен белеп, хәбәрләшеп торабыз.
Мин әбиемнең сигезенче дистәне тутырып та тормыш сынауларына бирешмичә матурлыгын, күркәмлеген югалтмый саклый алганына сокланам. Һәрчак шулай күңел җылысының нурын сүндермичә, безнең өчен яшәеш чыганагы булып торуын телим. Әбиебезгә әле тагын озак еллар сәламәтлеккә кинәнеп, көр күңел белән бергә-бергә гомер итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250