Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләрнең була төрлесе...

Әниләр бәйрәме уңаеннан, гадәттә традицион рәвештә, үрнәк әниләргә зур игътибар бирелә. Быел исә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге инициативасы белән «Забота» ата аналар белән эшләү клубы «Ведомствоара социаль реабилитация консилиумы»нда учетта торучы 35 гаилә өчен махсус җыен оештырды.


Балалар үзәк китапханәсенең уку залына спиртлы эчемлекләр белән «дус» булу сәбәпле, учетта торучы әниләрне чакырдылар. Бәйрәм уңаеннан аларны да читтә калдырмыйча бергә җыеп, хәл итәсе мәсьәләләрне уртаклашып, гаилә әгъзалары арасындагы киеренкелекне киметү, ситуацияләрдән чыгу юллары турында киңәшләштеләр, белгечләр фикере тыңланды. Әлеге чараны үткәрүнең төп максаты да гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу. Шуңа нигезләнеп «Сәламәт гаилә» темасына кагылышлы фикер-тәкъдимнәр еш яңгырады. Үзәк мәчеттән килгән дин әһелләре чыгышын да әниләр игътибар белән тыңлады. Ә «Әниемә хат» дип аталган видеоролик әниләрне кылган гамәлләренә нәтиҗә ясарга, газиз балаларының бүгенгесен һәм киләчәген күзалларга һәм гаиләсе каршында ата-ана бурычларын искә алырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында уйланырга җирлек тудырды.
Районыбызның волонтерлар отряды да бу чарага актив эшчәнлек кертте. Алар Балтач урта мәктәбенең 9 һәм Юнчы сыйныф укучылары белән «Спиртлы эчемлекләр кулланган әниләргә нинди теләкләр әйтер идегез?» дигән тема астында үткәрелгән анкета җавапларының иң мәгънәле һәм үтемлеләрен сайлап алып, әниләргә җиткерделәр. Укучыларның ихлас теләкләре биредәге әниләргә үз балаларының әйтер сүзләре булып яңгырады.
Иң дулкынландыргыч мизгел әле алда көткән икән - әниләр бергәләшеп «Бәхет тукымасы» ясап, шул «бәхет юлы»на балаларының исемнәрен беркеттеләр. Әлеге үзенчәлекле бирем дә волонтерлар тарафыннан оештырылды (рәсемдә).
Бәйрәм җыены әниләрнең теләкләр язылган шарларны һавага очыруы белән тәмамланды.
Тапкан, баккан, газиз кешегә, хәтта үги әниләргә һәм кайнаналарга да бер сүз белән «әни», «әнкәй» диеп
эндәшсәк тә, әниләрнең дә төрлесе була шул...
Шушы җыенга килгән һәм катнашырга кыюлыгы җитмәгәннәренә дә «Әниләр, газиз балаларыгызны җылы кочактан, назлы сүздән, изге догалардан мәхрүм итмәгез! Бала бәгырьле, кадерле һәм җәмгыятькә кирәкле аналар булып калыгыз!» дип әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев