Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләрнең, ярдәмчесе, сердәшчесе

Яңа гына дөньяга килгән сабыен кулына алып сөйгән, бар йөрәк назын биреп аңа күкрәк сөте имезгән анадан да гүзәл кеше бармы икән дөньяда? Юктыр.

Район үзәк хастаханәсенең бәби табу бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Ләлә Габдрахманова исә гомер буе шушы гүзәллектә яшәүчеләрдән. Әни булган мизгелләрдә олы ярдәме, төпле киңәшләре белән һәрчак янәшәдә булган Ләлә ханымга бик күпләр рәхмәтле булып гомер кичерә. Күпме сабыйның кендек әбисе бит ул.
Газаплы да, татлы да ул бала табу мизгеле. Янә шул чакта табибларның, шәфкать туташларының җылы бер сүзе, я булмаса йомшак кулы белән башыңнан бер сыйпап алуы да ана кешегә күпме көч бирә. Ләлә Габдрахманова да һәр бала табу мизгелен күңеле аша үткәреп, әниләргә җаны-тәне белән ярдәм итә. Тәүге тапкыр әни булганнарга олы ярдәмче дә, сердәшче дә ул. Инде икенче, өченче тапкыр бәби табучылар да аңа киңәш сорап еш мөрәҗәгать итә. Кечкенәдән табиб булам дип җенләнгән Ләләне күпме генә үгетләсәләр дә, ул мәктәпне тәмамлагач Казан медицина училищесына укырга керә. Практиканы Балтачта үтә. Шул вакытларда ук бала таптыру процессларында катнаша. Әнисе Рузалина апа һәрчак: - Кызым, хезмәтең авыр һәм җаваплы. Бала табучы хатынга бер җылы сүз дә таулар күчерергә ярдәм итә. Кешеләргә карата мәрхәмәтле бул. Тәмле телеңне, якты йөзеңне жәлләмә, - дип киңәш бирә. Эшкә Ләлә үзебезнең хастаханәгә кайта. Тиз арада үзен тәвәккәл, белемле хезмәткәр итеп таныта. Коллективта аны үз эшен җиренә җиткереп, намус белән башкарганы өчен хөрмәт итәләр. Инде бәби табу бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшли башлаганына да ун ел булган. Ләлә үзе дә ике бала анасы. Айнур белән Алисә Казан шәһәрендәге төрек лицеенда белем ала. Балалар әти-әниләрен яхшы билгеләр белән генә куандыра. Янәшәсендә әни диеп өзелеп торучы балалары, гаиләсен җилдавылдан саклаучы, яклаучы тормыш иптәше Айдарның олы кайгыртуын тоеп яшәгән, эшләгән мәле Ләләнең. Шөкер, ике яктан әти-әниләре дә тигез. Пациентлары да һәрчак рәхмәтләр генә юллый үзенә. Җәен гөл бакчасы, ә ел әйләнәсе тәрәзә төбе шау чәчәккә күмелгән Ләлә Габдрахманованың тормышының да гөлчәчәкле чагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250