Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нияте изге кешенең юлы уң була (фото)

«Табиблар, шәфкать туташлары - дөньяда иң изге, халкың өчен иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Изгелек, сабырлык, кеше хәленә керә белү, кайгырту, кешелеклелек - менә нинди сыйфатларга ия булырга тиеш алар!

Биектау районының Яңавыл авылында туып-үскән 17 яшьлек Илдар 43 ел элек, авылдагы урта мәктәпне тәмамлап, медицина институтына атлаганда күңеленнән шундый гүзәл сыйфатларны санап, күздән кичереп, кабатлап барды микән «Нияте изге кешенең - юлы уң була» - диюләре хактыр. Барды, керде, укыды!

Институтта тирән белем туплап, диплом алып, Казан каласының 8 нче хастаханәсендә интернатура узган Илдар Сәлахов 1981елда Балтачка җибәрелә. Аны биредә ачык йөзле, киң күңелле Сәлимә Вәлиева, Разия Галимуллина кебек өлкән, тәҗрибәле табиблар, үзеннән бер генә «курска» өлкән Наил Зарипов, һәм… ягымлы елмаю белән киләчәктә үзенең гомерлек тормыш юлдашы булачак тыйнак, йөзеннән, карашыннан ук шәфкатьлелек нурлары бөркелгән искиткеч чибәр шәфкать туташы - үзе дә яңарак кына медучилище «табасыннан төшкән» Рәйсә туташ каршылый... Якты өметләр, үз-үзенә ныклы ышаныч, зур дәрт белән эшкә керешә егет. Тәмле теле белән савыгуга, яшәргә өмет уятырдай үтемле киңәшләрен биреп, нәтиҗәле дәвалау чаралары кулланып, авыруның һәрбер сүзенә, һәрбер хәрәкәтенә гаять игътибарлы булуы белән тиз арада балтачлылар алдында абруй казана. Озакламый өметле табиб-терапевтны бүлек мөдире итеп билгелиләр. Коллективның алтын хәзинәсе - аның кадрлары. Илдар Гарәфиевич эшләү дәверендә таяныч та, киңәшче дә булган, халыкның сәләмәтлеге хакына армый-талмый хезмәт куючы хезмәттәшләре Роза Нотфуллина, Рүзәл Камалиев, Камил Низамиев, Лилия Вәлиева, Гөлназ Низамиева, Гөлнара Гыймранова кебек дистәләрчә шәфкать ияләре хакында горурланып сөйли. Кызганыч, күбебез бу һөнәр ияләрен аңлап бетерә алмыйбыз. Бигрәк тә авыл табибларын. Әйе, без уйлаганча эш сәгатьләре чикләнелмәгән...

Үзе белән әңгәмә корырга килешенгән шимбә кичендә дә эшендә иде табиб. Икенче көнне иртән өенә килдем. Ике авыз сүз сөйләшергә өлгермәдек, тагын хастаханәдән чакыру. «Әйдә, минем машина белән төшегез инде, көтеп торырмын» - дим. Бераздан чылтырата: «Эшләр катлаулы әле монда, хирург Наил Габделхәевичны да чакыртырга туры килде, ачуланма инде, бер очрашырбыз әле» - ди. Нинди үпкәләү, соклану, хәтта жәлләү тойгылары уянды үземдә. Бу бит язмам өчен оештылылган гына «эпизод» түгел. Кичке якта "тоттым" үзен, әле яңа кайткан, авыруның хәле җиңеләйде, ди. Сөйләшү барышында шунысына гаҗәпләндем: тел төбендә генә булса да үзе белән һавалануның һәм эшеннән зарлануның эзе дә юк! Шулай булмаса, уллары Ильяс әти-әнисе юлыннан китәр идеме соң? Быел ул медицина университетын тәмамларга йөри. «Без аңа өченче курсны тәмамлаганчы гына ярдәм иттек. Аннан ул укудан тыш вакытларга килешү төзеп, «медбрат» булып урнашты» - ди Илдар әфәнде улы белән горурланып. Югары белемле кызлары Гөлүсә һәм Гөлия дә күптән гаиләле, Балтачта алтын куллы кияүләре Руслан һәм Ринат белән аларның көйле-мул тормышлары, берсеннән-берсе сөйкемле оныклары да Сәләховлар өчен иң олы шатлык. Балаларының олы тормыш юлына уңышлы басуларына әти-әни фатихасы да ярдәм иткәннәр. Әйткәннәр бит, "Яхшы тун тузар, гомер узар, әти-әни фатихасы барысын да узар", дип. Икесе дә гомер буе туган йортларын, үзләренә гомер, белем, тәрбия биргән әти-әниләрен, туганнарын якын итеп, үзара ярдәмләшеп яшәделәр. Сугышта яраланып кайтып, Яңавылда гомер буе шофер булып эшләгән Гарәфи абый 1999 елда вафат булгач, Илдар әнисе Мөнәвәрә апаны Балтачка үз яннарына алып кайтып тәрбияләде. Күршеләрендә генә яшәүче Рәйсәнең әнисе Рәбыйга апаның тәтәсен дә карап, тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. Балтач халкын яратып, зурлап яши белгән, үзе дә райондашларыбызның хөрмәтен яулаган табибыбыз Илдар Сәлахов инде җиденче дистәсенә аяк баса. Намуслы хезмәте өчен Илдар Сәләховка Татарстан Сәләмәтлек саклау министрлыгы, район хакимияте тарафыннан Мактау грамоталары һәм таныклыклар тапшырыла. Миңа калса, хезмәттәшләренең хөрмәте, аларның кулыннан савыккан райондашларыбызның урамда танып, зурлап, рәхмәт белдереп сәләмләвеннән дә олы бәхет, горурлык хисләре юктыр ул!

Рамазан Фәрзиев,
Район инвалидлар җәмгыяте рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250