Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәни Фирдүскә кичекмәстән колак аппаратлары кирәк

Сайт укучыларыбызга районда яшәүче авыру балаларга ярдәм итүне сорап еш мөрәҗәгать итәбез. Шөкер, моңарчы бер генә мөрәҗәгатебез дә җавапсыз калмады, кем ничек булдыра ала шулай ярдәм итте. Мондый очракта 50, 100 сумның да мөһим роль уйнаганын әлеге авырлык белән күзгә-күз очрашкан әти-әни үзе генә белә.

5 яшьлек Фирдүснең әнисе Ралия дә әнә шундый чарасызлык алдында калып, безгә мөрәҗәгать итте. Узган ел июль аенда наркоз биреп йоклатып махсус аппарат белән тикшереп карагач баланың эчтәге колаклары(среднее ухо) начар ишеткәнлеге билгеле була. Шуннан соң колак аппарат алырга язу бирәләр. Фирдүс сенсомоторная алалия дигән диагноз (бу баш мие ни тели шуны гына ишетә дигән сүз) белән болай да группадагы бала. Тулгак вакытында баланың башы кысылып баш миенең күп күзәнәкләре үлгән, алар өчен башкасы үсеш алган. Фирдус гипер актив, ул бер урында гынаутырып тора алмый.

Фирдүскә табиблар "Двухсторонняя хроническая сенсоневральная тугоухость I степени" дигән диагноз куялар. Малайга кичекмәстән, 50 мең сумлык колак аппараты кирәк. Ул укырга кергәнче бу аппаратка ияләнергә тиеш, диләр табиблар. Вакыт аз калып бара. Ялгызы гына инвалид бала тәрбияләүче ана моның кадәр акчаны каян табарга да белми.

Хөрмәтле райондашлар, сайт укучыларыбыз! Әйдәгез Фирдүскә бергәләп ярдәм кулы сузыйк.
Нәни Фирдүскә ярдәм итү өчен:
Әнисе Ралиянең телефон номеры: 89047184826
Сбербанк картасы счеты: 40817.810.3.6200.0325632. ИНН: 161202452644
Сбербанк картасы номеры: 639002629003763058

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250