Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы йөрәкле кеше

Күптән түгел генә «Хезмәт» газетасында зур хөрмәткә лаек булган, олы җанлы кеше, спорт дөньясында бик күп казанышлар яулап, башка спортчыларга уңышларга ирешергә ярдәм иткән Ренат Хәсәнша улы Борһанов турында җылы эчтәлекле котлаулар укыгач, мин дә аңа карата булган рәхмәт хисләрен белдерүдә читтә кала алмадым.

Моннан унике ел элек мин, көтмәгәндә спорт дөньясына кереп киттем. Ярышларга чыккан вакытта нинди генә җитәкчеләр белән аралашырга туры килмәде. Шуларның берсе - олыны-олы, кечене-кече иткән, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан, гадел, тыйнак, әйткән сүзендә нык торучы, итагатьле җитәкче Ренат абый Борһанов күңелдә соклану хисләре калдырды. Хәер, әле дә без - мөмкинлеге чикләнгән спортчылар Ренат абыйга зур рәхмәтле, аның яхшылыкларын һич онытмыйбыз. Моннан сигез ел элек Түбән Кама шәһәрендә узган Татарстан буенча шашка-шахмат ярышын без әлегәчә якты хатирәләр аша искә алабыз. Безнең команданы туплап, бер төстә футболкалар киертеп, ярыш буласы җиргә алып барып урнаштырып, соңыннан үзе килеп алды Ренат абый. Безнең өчен шулай кайгыртып, үз өстенә җаваплылык алып, матур уңышлар теләгән изге йөрәкле Ренат абыйга таң калдык. Аның булсын дип тырышып йөрүе ярышка чыгарга үзе бер көч, өмет уята иде күңелебездә. Без Ренат абыйның беркайчан да салкын карашын күрмәдек, аның ярдәме белән ярышларда уңышларга ирешеп, Татарстан һәм Рәсәй чемпионы исеменә лаек булдык. Спортны яраткан кеше әйләнә-тирәдәгеләрне дә ярыш көткән мәйданга әйдәп юл ачадыр. Ренат абый да шулай, безнең спортка уянган уй-теләкләребезне бер күрүдә аңлап алды. Сәламәтлегебез чикле булуга карамастан (ярышларда бик күп көч кирәк): «Сез кая барсагыз да булдырырга, җиңәргә тиеш», дип күңелебезне үстереп, канатландырып торды. Спорт дөньясында кайнаган мизгелебездә Ренат абый лаеклы ялга китте. Шулай да ул әле дә безнең хәлебезне белешеп, ярыштагы уңышларыбыз белән уртаклашып тора. Кайчакта ярышка әзерләнеп беткәч тә, бара алмый калган вакытлар була, андый чакта Ренат абый безне сабыр булырга өнди, үзенең төпле киңәшләрен бирә. Өметне югалтмаска, яраткан спортыбыздан читләшмичә, уңышлар яулап, сөенеп яшәвебезне тели ул.
Менә шундый мәрхәмәтле, һәркемне игътибар-ярдәменнән ташламаган, гомер буе яхшылыклар теләп, күңелебезгә өмет-ышанычлар уяткан Ренат абыйга бик рәхмәтлебез. Мин үз командабыз исеменнән Ренат Хәсәнша улын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйм. Киләчәктә көч-куәт, бетмәс энергия, гомер юлларында бәла-казаларсыз, гаилә иминлегендә олы куанычлар белән яшәвен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250