Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыласаң олыларны – олыларлар үзеңне

Исәнмесез, хөрмәтле "Хезмәт" газетасы редакциясе коллективы. Сезгә Әтнә авылы башлангыч мәктәп - балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның әбиләре исеменнән язабыз.

1 октябрь - "Өлкәннәр көне"ндә безне оныкларыбыз бик күркәм бәйрәмгә чакырды. Балаларыбыз үз көчләре белән концерт куйдылар: берсеннән - берсе матур итеп җырлап, биеп безне шатландырдылар. Рәхәтләнеп ял иттек, яңа мәктәп һәм балалар бакчасының зәвыклы итеп бизәлгән бүлмәләрен күреп сөендек. Оныкларыбызның бөтен уңайлыклар тудырылган бүлмәләрдә укулары, тәрбия алуларына чиксез куандык. Соңыннан бәйрәм табында дәвам итте.
Безне зурлап чакыруларына әлеге коллективта эшләүчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сабыйларыбызны укыту һәм тәрбия бирү белән беррәттән музыкаль яктан үстерүләренә тәрбияче Рәмзия Хәйретдинова һәм укытучы Алсу Җәләевага алдагы көннәрендә зур сабырлыклар, нык сәламәтлек телибез. Безне олылаганнары өчен аллаһы тәгалә барысына да зур куанычлар, гаилә тынычлыгы насыйп итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250