Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оныклар нужа күрмәсен

Без килгәндә Сосна авылында гомер кичерүче Зөфәр абый Ибраһимов умарталыгында эшләп йөри иде. Әле апрель аенда гына 85 яшен тутырган икән. Күңеле көр.

- Балалар җыелды. Елдагыча бик хөрмәтләделәр, - дип сөенә.
- Яшәвен дә шулар дип яшибез инде. Оныкларыбыз гына да унбер ич хәзер, - дип сүзгә кушылды җәмәгате Фагыйлә апа.
60 елга якын бергә гомер итеп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бишесе дә үз гаиләләре белән матур яшиләр, әти-әниләре янында гел булып кадер-хөрмәт күрсәтәләр.
- Яшь чакларында да нужаны әз күрмәгәннәр, безне дә бик тырышып эшләп үстерделәр. Хет хәзер рәхәттә яшәсеннәр, - ди Балтачта яшәүче уллары Газинур. Фагыйлә апа күп еллар терлекчелектә эшләп пенсиягә чыккан. Зөфәр абый үзлегеннән өйрәнеп, аннан төрле курсларда белемен күтәреп, өч дистә ел терлекләрне ясалма орлыкландыручы булып эшләгән. Балаларын башлы күзле итү өчен тырышып-тырмашып малны да күп асраганнар. Умарта тоткан.
- Умартаны килгән чакларында балаларга бирергә бер күчтәнәч булсын дип тә тотуым. Сарыгын да асрыйбыз әле, җәйләрен кош-кортсыз да торган юк, - ди йорт хуҗасы. Үзләре бик нужа белән үскәннәр шул. Әтиләре Ибраһимның сугышта хәбәрсез югалу турында хәбәр килгәндә Зөфәргә нибары 13 яшь була.
- Ул чордагы барлык балалар кебек эшләмәгән эш, ашамаган үлән калмады, - ди ул. - Безне өч малай, бер кызны әниебез тәки кеше итте. Үзе генә рәхәт тормышларны бик аз күреп, 60шын тутыруга үлеп китте.
Районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары 5 дистә генә калып бара. Тыл ветераннары саны да елдан-ел кими. Зөфәр Ибраһимов кебекләр исән чакларында тагын да зуррак хөрмәткә, игътибарга лаектыр.
- Безгә нәрсә кирәк инде. Илләр имин булсын. Балаларыбызга, оныкларыбызга безгә килгән нужалар килмәсен, - ди тыл ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250