Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Онытмабыз

1990нчы елда туып, күптән түгел - быелның көзендә Балтач - Казан юлында фаҗигале төстә вафат булган Фәнил белән Русланның якты истәлегенә багышлана.

Фәнил, Руслан һәлак булды,
Ике гомер өзелде.
Аяз көндә күгебезгә
Кара пәрдә эленде.

Күзебездән яшьләр тама,
Кайгы җанны ут итә.
Сагынуга түзеп булмый,
Ник киттегез бик иртә?

Ташка типсә, таш ярылыр,
Тимер бөксә, сындырыр.
Фәнил белән Русланны
Һәркем истә калдырыр.

Бир сабырлык әниләргә,
Әтиләргә түземлек, -
Ташламачы, әй, Ходаем,
Ярдәм итә күр берүк.

Бергә уйнаган чакларны
Һичкайчан онытмабыз.
Исемегезне чын дусларча
Күңелләрдә сакларбыз.

Фәнил һәм Руслан белән бергә туп тибеп үскән иптәш егетләре, Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Илфат Ханов, Рәмис Гайфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250