Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Онытмыйлар

Балаларымның, оныкларымның, тормыш иптәшем Фирдәүсәнең, килен-кияүләремнең исәнлегенә куанып, Салавыч Сәрдегәне авылында яшәп ятам.

Үзем «Балтач сөт-май комбинаты» акционерлык җәмгыятенең Яңгул сепараторлык пунктында 40 елга якын хезмәт куйдым. Мәскәүдән алган медальләрем дә, районнан, оешмадан бирелгән Мактау грамоталарым да бар. Кайбер оешмаларда кеше эшләп тузгач, лаеклы ялга чыккач, аның кайдалыгын, кемлеген оныталар. Ә менә безнең «Балтач сөт-май комбинаты» акционерлык җәмгыятендә лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә ихтирам, яхшы караш күптәннән яши. Һәр елны Өлкәннәр көнендә мул табын артында кунак итәләр, хәлебезне белешәләр, элеккеге хезмәттәшләрем белән аралашам. Быел да, җәмгыятьнең автобус шоферы Рамил Сәмигуллин мине авылга килеп алды. Комбинатның ашханәсендә туйдагы кебек бай табын әзерләгәннәр. Җәмгыять директоры Илшат Габделфәрт улы Нуриев миңа һәм янә бер ветеран хезмәттәшемә озак еллар хезмәт куйган кешеләр буларак, микродулкынлы мич бүләк итте, быел лаеклы ялга чыгучыларга чәй сервизлары тапшырды, һәркайсыбызга исәнлек-саулык, озын гомер теләде.
Шушындый кешелекле, матур, киң күңелле булулары өчен җәмгыять җитәкчелегенә, бүген шунда эшләүчеләргә тирән хөрмәтемне белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250