Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Онытылмаслык мизгелләр

Традицион рәвештә ел саен «Хыял» яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән, тәрбиягә һәм опекага алынган балалар өчен Яңа ел тамашасы үткәрелә.

Быелгы Чыршы бәйрәме дә онытылмаслык мизгелләргә бай булды. Бизәлгән чыршы, балкып янучы утлар, Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият каһарманнары балаларны әкият дөньясына дәште. Кызыклы уеннар, төрле бәйгеләр балалар күңеленә хуш килде. Кыш бабайдан бүләк - күчтәнәч-пакетлар алгач, балалар аеруча сөенде.
Көннең икенче яртысында «Хыял» яшьләр үзәгендә «Балтач газы» идарәсе хезмәткәрләренең балалары өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде. Яңа тәпи киткән сабыйлардан алып егет-кызларга кадәр чын күңелдән биеп-җырлап күңел ачты. Балаларны озата килгән әти-әниләр дә уеннарда катнашып, көчләрен сынады. Тәм-томнарга, зур бүләкләргә бай булды бәйрәм. Һәммәсе дә канәгать калды. Соңыннан балалар ялт-йолт янучы чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән истәлекле фотосурәткә төште.
Түземсезлек белән көткән Чыршы бәйрәме ел буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте. Яңа 2013нче елга ныклы адымнар белән аяк атлаган балалар Елан елын да шулай бердәм булып озатырга сүз куешып, өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250