Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пар бишле

Сезнең бурыч - күңелләргә сукмак салу! Сукмак салып үзәннәрне эзләп табу! Сезнең эшләр - әйтелмәгән сер шикелле, Сезнең эшләр - җырланмаган җыр шикелле, Торган саен серлелеге артып тора, Укылмаган китап кебек тартып тора.

Укытучы хезмәте иң авыр, ләкин шул ук вакытта иң кирәкле, иң игелекле хезмәтләрнең берсе. Аның эшен минут- сәгатьләр белән генә исәпләп булмый. Үз эшенең нәтиҗәсен күрер өчен аңа дистә еллар буена акыл көче түгәргә туры килә.
Мөнирә Габдрахман кызы Ситдыйкова да үзенең 34 ел гомерен Балтач сәнгать мәктәбендә мөгаллимә булып эшләүгә багышлый. Ул 1978 елда үзе үк белем алган музыка мәктәбенә эшкә кайта. Балаларга фортепьяно, сольфеджио, хор дәресләре бирә башлый. Хәзер исә аның укучылары үзләре үк төрле урыннарда намуслы хезмәт куя, арада Мөнирә апа кебек музыка өлкәсендә эшләүчеләр дә бар.
Мин үзем дә аның укучысы. Мөнирә Габдрахмановнаның ярдәме белән Балтач сәнгать мәктәбендә эшли башлавым бүгенгедәй хәтеремдә. Шул чакта: «Укучылар белән уртак тел таба алырмынмы, аларны музыка серләренә төшендереп булырмы?» дигән сораулар җаныма тынгы бирмәде. Әмма укытучымның «Безгә нәкъ менә сезнең кебек яшь укытучылар кирәк», дип, күтәренке рухта каршы алуы мине канатландырды, тәүге дәресемә озатты. Ә берничә атна үтүгә Мөнирә ханымның бу сүзләрне ни өчен әйткәнлегенә тәмам төшендем. Мактау - аның эш принцибы икән. Хәзер исә һәркөн яраткан эшемә ашыгам. Чөнки тәҗрибәсен юмарт уртаклашучы, авыр вакытларда терәк булырлык, шатлыкларымны бүлешерлек, кыен чакларда яклый һәм саклый белә торган остазым Мөнирә Габдрахмановна белән янәшә эшләве мине хезмәткә рухландыра, иңнәремә канат куя. Шушы көннәрдә Мөнирә Ситдыйковага 55 яшь тулды. Пар бишле - матур сан! Әйтерсең лә, адәм баласының гомер юлына, кылган эш-гамәлләренә куелган билге. Без аңа тагын әллә нихәтле бишлеләр алып, Рәфкать әфәнде белән үз балаларын гына түгел, укыткан балаларының да игелеген күреп, шат, бәхетле гомер кичерүен телибез.
Әйе, җыр-моң яраткан, үз эшенә тирән гашыйк булган, җанын-тәнен биреп эшләгән Балтач сәнгать мәктәбе укытучысы, шулай ук директорның укыту эшләре буенча урынбасары Мөнирә Ситдыйкованы хезмәттәшләре, районыбызның сәнгать сөючеләре юбилее белән котлыйлар, аңа киләчәктә дә зур уңышлар һәм сәламәтлек телиләр.
Коллектив исеменнән, Айгөл СӨЛӘЙМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250