Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Патриотлар тәрбиялибез...

23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан, балаларга патриотик тәрбия һәм белем бирүдә үзеннән саллы гына өлеш кертүче, зур тәҗрибәсе, төрле дәрәҗәдәге бихисап бүләкләре булган, тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе, Сосна урта мәктәбе укытучысы Марат Фәрит улы Исмәгыйлевка бары тик бер сорау белән генә мөрәҗәгать иттем.

- Марат Фәритович, бүгенге көн патриотын Сез ничек күзаллыйсыз, укыту-тәрбия юнәлешендә нинди эшләр башкарасыз?
- Патриот булу - иң элек үз халкың, үз илең өчен көчеңне кызганмыйча, армый-талмый бөтен энергияне эшкә җигеп, аның иминлеге турында һәрвакыт кайгыртып тору ул. Бүген Ватан бездән шуны таләп итә. Чөнки хәзерге заман техникасы, аның ракеталары белән эш итә белү өчен тирән белемле, электрон-хисаплау машиналары серләрен тирәнтен аңлый белүче кешеләр кирәк. Ана телебезнең лексикасын, аның сөйләм нормаларын, орфографиясен, пунктуациясен белү, кешеләр белән аралашканда, әңгәмә алып барганда һәм төрле эшлекле сөйләшүләр вакытында шактый зур уңышка ирешүгә нигез булып тора. Урынсыз әйтелгән бер сүз яки дөрес куелмаган бер тыныш билгесе бөтен ил яисә аерым бер шәхес тормышында хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Үз республикаң, районың, авылың, мәктәбең ирешкән уңышлары белән горурлана белү, аны тагын да югарылыкка күтәрү өчен үз тырышлыгыңны кую, синең югары әхлаклы, чын патриот икәнеңне билгели дә инде. Минемчә, бүгенге көн патриоты ул җитештерүчән хезмәттә актив катнашучы, үз тамагын үзе туйдыра алучы, күктән бәхет төшкәнне көтеп ятмаучы шәхес булырга тиеш.
Укучыларга патриотик тәрбия бирүне камилләштерү, яшүсмерләрне Ватанны сакларга әзерләү, балаларның ялын, буш вакыттагы шөгыльләрен файдалы оештыру максатыннан, без Сосна мәктәбендә максатчан, нәтиҗәле эш алып барабыз. Февраль аен тулысы белән хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан итәбез. Бу вакытта «Күңелле стартлар», «Армрестлинг», «Рәтләр һәм җыр смотры», «Аҗаган», «Малайлар, алга!», «Троеборье», «Йолдызлык», «Онытырга мөмкин түгел», «Иң яхшы әйдаман», «Авыл яшьләре», «Ягез әле, егетләр!», «Минем әтием солдат», «Ягез әле, кызлар» кебек төрле кичәләр, конкурслар, смотрлар уздырабыз. Чаңгы, хоккей, баскетбол, волейбол, ату, юл йөрү кагыйдәләре буенча ярышларда көч сынашабыз. Быел аларның барысын да Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышладык. Бүгенге көндә Ватан сагында торучылар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Авылдагы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә бастырылган һәйкәлне даими карап торабыз, мәктәбебезнең авыл тарихы музеен баету өстендә тырышып эшлибез. Мәктәбебез яңа шартларда яшәргә һәм эшләргә сәләтле дип уйлыйм, шуңа да Ватанын, илен яратучы, өлкәннәрне хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү өчен бар көчебезне куябыз, безнең бу юнәлештәге эшчәнлегебез тагын да нәтиҗәлерәк булыр, дигән ышаныч белән яшибез.
- Рәхмәт!

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250