Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Почтальоннар җыячак

«Өебезгә су кергән, счетчик та куелган. Торак коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, авылдашыбыз Гөлнур Шәихетдинова һәр айда өйләргә кереп, күрсәткечне язып, тотылган суга исәп-хисап ясап чыгып китә иде. Бик уңайлы иде, безгә мәшәкатен калдырмады. Ә хәзер бу уңайлылык бетерелде, Нормага яки Балтачка барып түләргә кирәк булачак, диделәр. Мин үзем 84 яшьтә инде,...

Сорауга җавапны Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесенең баш бухгалтеры Гөлшат Латыйпова бирә:
«2012нче елның 1 нче февраленнән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы карары нигезендә, районда «Бердәм хисап үзәге» (ЕРЦ) оешты. Бу үзәк коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясауның электрон вариантларда үтә күренмәлелеген тәэмин итү максатыннан булдырылды. Хәзер барлык төр коммуналь хезмәтләргә түләүләр өчен үзәк җаваплы. Өлкәннәргә килгәндә, борчылыр урын юк. «Татарстан почтасы» белән килешү нигезендә, авылларда почтальон хезмәтен башкаручылар пенсия биргән вакытта башка төр коммуналь хезмәтләр белән беррәттән, су өчен дә акча ала башлады».
Җавапны Я. ШӘМСЕТДИНОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250