Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пошиларга... тоз

Ниһаять, районыбызга да кыш килеп җитте. Шул уңайдан, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Н.Мәһдиев республикабызның барлык табигать тыюлыклары директорларына кышкы сезонда кыргый хайваннарны саклау турында мөрәҗәгать белән чыккан иде. Шул уңайдан «Балтач» табигый тыюлыгы директоры Альберт Минзакир улы Фәрхетдинов менә нәрсәләр сөйләде:

- Чыннан да, үзебезнең тыюлык территориясендә бу уңайдан хәйран гына эш алып барабыз. Рәхмәт, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсе кыргый хайваннарны ашату буенча елның-елында зур ярдәмгә килә. Безнең бүгенге көндә кыргый кабаннарны ашату өчен өч участогыбыз бар. Аларга җитәрлек азыкны куеп барабыз. Шундый ук хезмәт пошилар өчен дә күрсәтелә. Алар өчен тозлар куеп чыгабыз. Билгеле, бу уңайдан кошларыбыз да зур ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа да, мәктәпләребезгә балалар белән җимлекләр кую өлкәсендә эшне тагын да җанлатып җибәрүләрен сорар идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250