Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр өлкәнең үз уңганы

Алар «Ел хатын-кызы» бәйгесенең зона ярышында катнаштылар, һәм нәкъ менә алар 2 март көнне башкаланың «Пирамида» күңел ачу үзәгенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барды.

Алар дигәнебезнең берсе - Венера Җәләева. Венера ханымның исеме район халкына эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлавыннан бирле мәгълүм. Бизнеска кереп китү белән үк ул социаль ярдәмгә мохтаҗ, азкеремле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга, ятим-ятимәләргә игътибар итә. Шәхси эшчәнлеген 2001 нче елда башлаган ханым ике ел рәттән «Ел игелек-лесе» бәйгесендә катнашып, районда да, республика күләмендә дә уңышка иреште. Ә быел исә район күләмендә уздырылган «Ел хатын-кызы» бәйгесендә җиңү яулады һәм безнең районның «Бизнес-леди» титулын алды.
Венера ханым Балтач күптармаклы торак-коммуналь предприятиесе җитәкчесе Шамил әфәнденең хәләл җефете, бер ул үстерделәр, хәзер оныкларын сөяләр.
«Үз һөнәрем - үз язмышым» номинациясендә «Наз» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Нина Сидорова катнашты. Тугыз ел үз Вазыйфасын башкару дәверендә ул 13 өлкән кешегә хезмәт күрсәткән, шуның өчесе Бөек Ватан сугышы, 5се хезмәт ветераны, 2се инвалид, Зсе сугышта ирләре үлгән тол әбиләр. Бүгенге көндә Нина Тихоновна 5 ялгыз кешене тәрбияли. Шуның икесе авыр хәлдә урын өстендә генә ята. Тормыш иптәше белән өч кыз үстереп, шуның берсен кияүгә биреп, Чепья авылында матур гына гомер кичерәләр. Нина Тихоновна оста шофер да, үз карамагындагы өлкәннәрне хастаханәгә, яки башка гозерләре буенча, машинасы белән үзе алып йөри. Бик молодец ханым , диләр аның хакында.
«Хатын-кыз - сыйныф җитәкчесе» номинациясендә Нурания Мифтахова катнашты. Нурания ханым республикакүләм бәйгеләрдә җиңүче, «2007 елның сыйныф җитәкчесе», «Ел укытучысы», математика фәненнән мультимедиа презентацияләре буенча район бәйгеләре призеры. Районда һәм республикада нинди генә үзешчән сәнгать буенча чаралар узмасын, ул һәрберсендә катнашырга тырыша. Тормыш иптәше белән бергә матур итеп балалар үстерәләр, икесе дә Бөрбаш урта мәктәбендә эшли.
«Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият» номинациясе буенча район данын «Балкыш» җыр -бию ансамбле җитәкчесе Лилия Чартинова яклады. Лилия ханым балаларны биергә дә өйрәтә, «Сәгадәт» исемле балалар сәнгать коллективын да җитәкли. Бик күп район, республика, халыкара сәнгать бәйгеләрендә катнаша, хәйран күп призлы урыннар ала, лауреат исеменә лаек була. Ире белән бергә Дарьяна исемле кыз үстерәләр.
«Хатын-кыз-Ана» номинациясендә, инде хәбәр итүебезчә, Карадуган авылыннан тәрбияче Наҗия Хәйруллина (рәсемдә сулдан беренче) катнашты һәм җиңү дә яулады. Наҗия ханым бакчада гына тәрбияче ролен үтәми, өендә дә ул биш баласына акыллы тәрбия бирүче күркәм Ана.
Өченче буын героинясы - Карадуганнан Халидә Нургалиева. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Шуңа да карамастан, ул гаять тә актив тормыш алып бара. Халидә ханым Карадуган авылындагы пенсионерлардан торган «Ясмин» ансамблендә чыгыш ясый. Шулай ук «Ел хатын-кызы» конкурсының зона этабында җиңү яулады.
Балтач, Әтнә, Лаеш, Кукмара, Биектау, Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе, Югары Ослан районнарын үз эченә алып, Арча мәдәният йортында үткәрелгән зона ярышында безнең номинан-тлар лаеклы рәвештә чыгыш ясадылар, бүләкләргә ия булдылар.
Бәйрәм алды көннәрендә әлеге ханымнар районыбызны гына күркәмләндереп калмады, үзләре дә истә калырлык вакыйгалар шаһиты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250