Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр нәрсәнеӊ башы – гаиләдә (фото).

Гаилә тәрбиясе, аныӊ җәмгыять өчен никадәр әһәмияткә ия булуы турыда ил башлыклары, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан күп сөйләнә, күпмедер эш тә алып барыла.

Әмма, телевизор караганда һәм Интернет челтәрләрендә «йөзгәндә», бу алып барыла торган сәясәтнеӊ күбрәк бары матур сүз һәм популярлык казану өчен генә алып барылганы сизелә. Ә бит атаклы татар мәгърифәтчесе, тарихчы, дин белгече Ризаэтдин Фәхретдинов юкка гына «Балачакта алган тәрбияне соӊыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», дип язмагандыр. Бу өлкәдә тәртипле, масаймыйча, тормыш йөген бергәләп тартып, башкаларга үрнәк итеп куярлык балалар тәрбияләүче күпме үрнәк гаиләләребез бар.
Җомга көнне кич белән Бөрбаш авылы мәдәният йортында шул төбәкнеӊ иӊ булдыклы гаиләләре төрле өлкәдә уз һөнәрләрен, тәрбия алымнарын күрсәттеләр. Бөрбаштан Хөснетдиновлар, Нормабаштан Галиповлар, Кили авылыннан Хабибуллиннар, Салавычтан Апановлар, Бөрбаштан Корбангалиевлар, Бөрбаш Сәрдегәне авылыннан Шәриповлар гаиләләре матур итеп сәхнәдә чыгыш ясап, чын семья бәйрәмен башкаларга да бүләк итттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250