Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өр-яңа... авыл - Биктәш Пүчинкәсе

Район картасында андый авыл юк. Шулай ук "Өчиле" дигәне дә. Әмма ул авыл бар. Дөрес, халык телендә әлеге ике исеме булса да, рәсми документта ул Биктәш дип йөртелә.

Моннан егерме ел элек Биктәштә яшәүче өч яшь гаилә авылдан шактый читтә - Яңа Салавыч белән ике арада, Кызыл Чишмә дип аталган наратлык буенда яңа йорт урыны ала. Озак та үтми, берсеннән-берсе матур өч йорт калкып чыга. Баштарак ике авыл халкы да "тапканнар урын!" дип гаҗәпләнсә, ни юлы, ни суы, ни уты-газы булмаган урынга "оя" коручыларга чын-чыннан аптыраса, соңыннан бу искитмәле табигать почмагына килеп урнашканнарның бик тә хаклы булуын аңлады. Янәшәдә генә җиләкле, печәнле, хуш исле наратлык, каршыда - Шушма елгасы, болынлык - кош-корт, мал-туар асрау өчен, бала-чага кинәнер өчен менә дигән урыннар..
-Без ул чакта аның матурлыгына кызыкмадык инде, авылда бит йорт салырга буш урын юк, хуҗалыклар болай да бик тыгыз урнашкан иде. Каян урын күрсәтсәләр, шуңа риза булганбыздыр инде... Иң беренче булып Роза-Илдар Ивановлар күченде, аннан без, аннары Лариса-Радик Михайловлар яши башлады, -дип сөйли Люция Тихонова. - Сентябрь башында бернинди уңайлыгы булмаган өйләргә күчендек. Безнең бәхеткә ул елны көз озак һәм җылы килде. Иң авыры электр линиясе үткәрү булды. Өйгә күченгәч, ай ярым шәмнәр белән яктырттык. Ул чактагы район башлыгы Марат Зариповка баргач исә, бер сәгать эчендә баганалар утыртып, линия суздылар. Әле ике кышны утын ягып чыктык. Аннан газ керде. Ә суны, өч гаилә берләшеп, авылдан кадәр үзебез суздык...
Берничә ел Өчиле булып йөрде әле алар. Аннан инде, яшәп китәр өчен иң кирәкле шартлар булгач, бер-бер артлы тагын берничә гаилә бирегә килеп төпләнә. Бүген ике урамда ун хуҗалык көн күрә.
Шунысын да әйтергә кирәк: биредә яшәүче ун хуҗаның унысы да заман сулышын тоеп, үз кәсебен булдырган, кулыннан мең дә бер һөнәр килә торган бик булдыклы егетләр. Тикмәгә генә "Биктәшнең каймагы" димиләр аларны. Инде йорт-җирләрен, каралты-кураларын кат-кат өстәп, яңартып, берсеннән-берсе уздырып матурлап бетерделәр. Ул зәвык, ул төзеклек! -Чын мәгънәсендә егерме беренче гасыр авылы! Мәктәп, балалар бакчасы яшендәге балаларның күплеге дә авылның киләчәге өметле булуга ишарә.
Дус, бердәм егетләр Биктәштә оештырылган барлык чараларга иганәче дә әле. Кайбер авылларда урамнан үтеп йөреп булмый, ярдәм итегез дип, чаң сугып, мәш килгәндә, "Пүчинкә"некеләр зарланмый гына чарасын күрә: үз хисапларына вак таш сатып алып, юлларын тәртипкә китерәләр. "Монда безгә яшисе бит, зарланудан ни файда", - дип, үз көннәрен үзләре күрергә күнеккән егетләр, әнә шулай, "үз" авылларының язмышын да үз кулларына алган. Шулай эшләгәндә генә аның тагын да үсәсенә, матурланасына ышанып буладыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250