Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр язмышның маягы Сез!

Авыл читендә урнашкан кечкенә генә, ләкин шуның хәтле мөлаем, авылның тарихын үзендә саклап калган белем йорты - Кенәбаш башлангыч мәктәбендә укып чыккан һәркем аны җылы хисләр белән генә искә аладыр.

Тышкы яктан зур, матур биналар да эчтән шыксыз булып күренергә мөмкин, ә бу йорт бәләкәй генә булса да, анда тормыш кайный, гөрли. Чөнки ачылган көннән алып бүгенгәчә бу мәктәптә үз эшенә чын күңелдән бирелгән педагоглар эшли. Сүзем шушы педагогларның берсе турында. Азат Мансур улы Галиәхмәтов 1993нче елның 1нче сентябрендә үзенең беренче укучыларын мәктәптә көтеп ала. Артка әйләнеп карасаң 20 ел гомер үтеп тә киткән... Әле кайчан гына япь-яшь егет иде ул. Арча педагогия училищесын тәмамлаган көннәре дә әле генә кебек. Кулда диплом, күңел әллә кайларга ашкына. Тик туган авылын ташлап әллә кайларга китәме соң?!

Алар мәктәпкә ике егет: Кенәдән Илфир Лотфуллин белән бергә укытырга кайталар. Мәктәп-бакчага җан керә. Чөнки моңарчы мәктәптә ир-ат укытучылар булмый. Балалар беренче тапкыр баян тавышын ишетәләр. Исендә әле дә исендә, беренче мәртәбә мәктәп ишеген укытучы буларак атлап керүләре, беренче дәресләр, беренче каршылыклар, беренче шатлыклар... Гомер үзенең борчулары, шатлыклары белән үткән дә киткән. Инде хәзер беренче укучылары үзләре күптән әти-әниләр, матур итеп яшәп яталар. Нинди генә һөнәр ияләре юк ул белем биргән, хәреф таныткан укучылары арасында: табиблар, журналистлар, укытучылар, шоферлар һәм башкалар. Барысы да тормышта үз урыннарын тапканнар. Төрле төбәкләрдә кирәкле кешеләр булып хезмәт итәләр.

Азатның эшләгән коллективы турында бары тик җылы һәм матур сүзләр генә әйтергә мөмкин. Кадрия Фәткрахманова белән бик күп еллар бергә эшлиләр. Шулай ук Рамилә Фазылҗанова, Рәйханә Хөсәенова үз эшләренең чын осталары. Балаларга төпле белем бирүдә армый-талмый хезмәт куялар. Тәслимә Фәйзрахманова директор булып эшли башлаганнан соң күпме үзгәрешләр, күпме алга китеш булды мәктәптә. Яшь, энергияле булуы белән ул мәктәпкә яңа сулыш өрде. Быел исә мәктәп капиталь ремонттан соң тагын да матурланды, өр-яңа булды. Шушы дус, бердәм, тырыш коллективка, замана авырлыкларына бирешмичә киләчәктә әле бик күп еллар армый-талмый хезмәт итәргә, матур итеп эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250