Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамазан ФӘРЗИЕВ: «Республикага үрнәк итеп мактарлык очрашулар уздырыла»

Десантчылар бәйрәменә килсәк, быел шәхсән үзем икеләтә юбилей кичерәм. Яраткан гаскәрләребезгә 85 яшь тулса, үземнең Үзәк Аэроклубта хәзерлек узып, беренче сикерешләр ясавыма 45 ел булды.

1971 елда Литва җирендә десант гаскәрләренең учебкасын уздым, төп хәрби хезмәтне Фирганә дивизиясендә үттем. Мин районга кайтканда десантчылар бик аз иде.


Кем әйтмешли, аягым җиңел булдымы, миннән соң күршем Рафаэль Фәйзрахманов, күрше авыл егетләре Рәшит Ильясов, Наил, Исмәгыйль, Фәрит, Әлфәт, Нурулла атлы егетләр ВДВ гаскәрләрендә булып кайттылар. 40 ел чамасы элек, нәкъ менә шушы егетләр белән очрашып, беренче десантчылар бәйрәмен үткәрдек. Тора-бара бәйрәм районкүләм төсмер алды. Бүген инде район күләм генә димим, безнең районда республикага үрнәк итеп мактарлык очрашулар уздырыла.

Егетләр дә күтәрелде. Рафаэль күптән ДОСААФ спорт клубын җитәкли. Рәшит Мәгъсүм улы исә республикада танылган район юллар идарәсе Җитәкчесе булып танылды. Менә кичәге бәйрәмгә дә колоннада алар коллекциясендәге хәрби ретро машиналар белән чыктык. Безнең колонна обедтан соң старт алды. Вакытсыз арабыздан киткән десантчы дусларыбызны зиярат кылдык, аларның гаиләләрендә булдык. Юл читендә балалар. Хатын-кызлар яшьләр сәләмләп, безне данлап кул чабып калалар.
«Ватан сугышчылары» мемориалына килеп район, хәрби комиссариат җитәкчеләре котлады, ә мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмебезне бер сулышта бара торган чарага әверелдерделәр . Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби парадта катнашкан зәңгәр беретлыларга хәрби комиссар Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәмгә килгән, вакытсыз арабыздан киткән дусларыбызның хәләл жефетләренә җылы сүзләр әйтелде, чәчәк букетлары тапшырылды. Әфган сугышын узган десантчы дустыбыз Фәрит Әхкәмов быел да табигать кочагында үзе әзерләгән пылау, шашлык тәмле ризыклар белән сыйлады.

Безне беркем сакламады. Башкача була да алмый. Бездә тәртип. Бераз кайнарлануыбыз җыр-биюдән ерак китми. Арабызда инде яшьләребез 7 нче дистә уртасында тибрәлгән аксакаллар белән янәшә, хәтта кайберләре оныкларыбызга яшьтәш, әле яңа самолеттан төшкән яшьләр булса да, үзара хөрмәт бик зур. Һәркайсының бер-берсенә әйтер сүзе, уртаклашыр хатирәләре, теләк һәм котлаулары яңгырады. Алар без үткәнне кызыксынып тыңласа, безгә дә бүгенгене белү күңелле булды.
Бәйрәмебездә минем 44 ел элек бергә хезмәт иткән, 7 ел элек кабаттан табышкан сугышчан дустым, Кукмара районы ерак Мәмәшир авылы егете Рәшит Мөхлисуллин да катнашты. Ул үзенең чыгышында балтачлыларга соклануын белдерде, рәхмәт сүзләрен һәм Кукмара десантчыларының котлавын ирештерде.
Рафил ШАКИРОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250