Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Раниф Әхәтов: “Кешечә яшик” (фото)

4нче фераль көнне Балтач мәдәният үзәгендә яман чир белән тартышучы - 11 яшьлек Алинә Бариевага матди ярдәм итү йөзеннән алдан игълан ителгән «Яхшылык эшләргә ашык» дип исемләнгән хәйрия концерты булды.

Пыжмара мәктәбе укучысы бу начар авыру белән йөзгә-йөз үзе генә калмаган, авылдашлары, классташлары, мәктәп укытучылары, укучылары берничә авылда концертлар оештырып, күпмедер дәрәҗәдә аӊа булышлык итә алганнар. Зур, якты мәдәният үзәгендә куелган чиратттагы концерт та үзәк бәгырьләргә үтеп керерлек дәрәҗәдә тәрбияви, күп кенә тормыш кыйммәтләренә икенче күзлектән карарга кирәклегенә инандырлык көчкә ия булды. Пыжмара мәктәбе коллективы, инде мәктәпне алдарак тәмамлаган укучылар бик тырышканнар, үз алларына куйган максатка ирештеләр, дияр идем мин. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева әйткәнчә: «Бик матур тормыш дәресе» булды бу. Арткы урыннарда утыручы өлкән апалар да: - «Менә бу ичмасам чын концерт, казаннарыӊ читтә торсын. Балаларыбызны кичәге эстрада концертына мәҗбүри җибәргәнче, менә монда китертәсе иде, файдасы да мең өлеш артык булыр иде», дия-дия карадылар. Бу очракта алар хаклы иде, дип уйлыйм.

Концерт барышында сәхнә түрендәге экранда Алинәнең әти-әнисе кочагында төшкән фотосы пәйда булды. Анда язылган «Рәхмәт Сезгә, әле ярый Сез бар - әти-әнием!...» дигән җан тетрәткеч сүзләр беркемне дә битараф калдырмады.

Әле генә башланган кебек кичә бер сулышта үтте дә китте. Концерт тәмамлангач, Пыжмара мәктәбе директоры Раниф Рифат улы килгән тамашачыга рәхмәтен җиткереп, «Авыртуын күргән кеше яши, кеше авыртуын күргән кеше - кешечә яши. Кешечә яшик», диде. Тулы булмаган залда тамашачы гына аз булуы иде (әле аның да яртысы пыжмаралылар) безгә әле «кешечә» яшәргә өйрәнергә кирәк икәнлеген исбатлады ахрысы.

Пыжмаралылар нәни Алинәгә ярдәм итү йөзеннән инде җиденче тапкыр хәйрия концерты оештырганнар. Арбор, Чепья кебек зур авыл мәдәният йортларынында, башка җирлекләрдә утырып карага урыннар җитмәгән. Әлеге концертларны берсен калдырмый карап баручы Пыжмара ягы тамашачылары шушындый битарафлыкка беренче тапкыр дучар булганнар икән.

Кызганыч, бу очракта Балтач тамашачысы, кешелек сыйфатларын саклауга корылган тормыш сынавын үза алмады. Кая барабыз соң, нишләп без - адәм балалары, бер-беребезнеӊ кайгысына шундый битарф?!

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250