Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар өмете

РФ Дәүләт Думасының физкультура-спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, якташыбыз Марат Мансур улы Бариев безнең районда булып китте. Киң җәмәгатьчелек белән очрашып, райондашларыбызны борчыган мәсьәләләрне өйрәнде.

Ни кызганыч, депутатның халык белән очрашуы ябык ишекләр артында үтте. Тик шулай да якташыбыз янына зур өметләр баглап килгән райондашларыбыз нинди мәсьәлә буенча килгәннәрен яшермәде. Куныр авылыннан Гафиуллиннар гаиләсе, мәсәлән, торак мәсьәләсен хәл итүдә депутатның ярдәменә өметләнә. Гаиләдә дүрт инвалид, шуларның берсе коляскалы. Бу мәсьәлә берничә ел элек күтәрелсә дә, моңарчы хәл ителмәгән килеш.
- Район үзәгендә балалар мәйданчыгы булмау балаларның үзара аралашуына киртә. Сабыйларның төрле урыннарда уйнавы зур куркыныч тудыра, - ди әти-әниләрнең мөрәҗәгате буенча очрашуга килгән күп бала анасы Роза Зарипова.
Районда бердәнбер булган «Романтик» сәламәтләндерү лагерен төзекләндерү, чаңгы трассасы төзү буенча да ярдәм сорап мөрәҗәгать ителде. «Балтач районы тарихы» сериясеннән булган күп милләтле «Сорнай» җәмгыяте турында тарихи-истәлек китап бастырып чыгару нияте белән янып йөргән Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов та депутат белән үзенең хыяллары турында сөйләште. Райондашларыбыз күп фатирлы йортларга шәхси җылыту системасы урнаштыру, җир кишәрлекләре һәм яңа урамнарга газ, су, ут кертү, Смәел авылында спорт мәйданчыгын алыштыру һәм Чутай авылында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, спорт залын берләштерүче комплекс төзү мәсьәләләре буенча да якташыбызның ярдәменә өметләнәләр.
- Барлык сораулар буенча да тиз генә ярдәм итеп тә булмас, әмма һәрбер мөрәҗәгать киләчәктә уңай нәтиҗә белән сөендерер, - диде якташыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250