Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбызга командиры рәхмәт белдерә

Чапшар авылында яшәүче Ризвановлар гаиләсе исеменә уллары Нияз хезмәт иткән хәрби бүлектән Рәхмәт хаты килде.

Хатны тантаналы шартларда тапшыру өчен Нияз һәм аның якыннарын Норма җирле үзидәрәсенә чакырдылар. Әлеге чарада җирлек җитәкчесе Фәнил Кәлимуллин, район хәрби комиссарының урынбасары Айдар Гайнуллин катнашты.
Хәрби бүлектән шушындый ук хат җирле үзидарә исеменә дә җибәрелгән. "Нияз кебек кыю, үз эшенә җаваплы караучы, патриотик егетләр тәрбияләгән төбәк буларак, сезгә олы рәхмәт хисләремне белдереп, эшегездә зур уңышлар телим" диелгән анда.
Нияз Мурманск өлкәсендә хезмәт итә. Армиядән 7нче июньдә кайта. Инде "Балтачагрохимсервис" оешмасына инженер-энергетик булып эшкә урнашырга да өлгергән. Бүген шул юнәлеш буенча Арчада укып йөргән көннәре икән.
Мәктәптә укыганда ук яхшы билгеләргә укуы, тәртипле, акыллы булуы белән аерылып торган Нияз, 9нчы сыйныфны тәмамлау белән әтисе эшләгән һөнәр лицеена укырга керә, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы академиясендә югары белем ала. Икесен дә кызыл дипломга тәмамлый. Тик академия дипломын алу Ниязга түгел, әти-әнисенә насыйп була. Курсташлары диплом алган көннәрдә егет армия сафларына китә.
- Безнең үзебезгә югары уку йортларында укып, дипломнар алырга насыйп булмады. Ниязныкын алу үзебезнекен алу кебек тоелды. Улыбыз Аллаһыга шөкер моңарчы йөзебезгә кызыллык китермәде. Аның хакта гел яхшы сүзләр генә ишетеп торабыз. Моннан соң да шулай гына булсын, - Нәзыйх әфәнде.
Кулларына командир исеменнән Рәхмәт хаты алгач, уллары өчен тагын бер горурлык хисе кичерделәр. Быел җиденчене тәмамлаган Зәлия дә абыйсы кебек үк бик тыйнак, тырыш һәм эшчән бала, мәктәптәдә дә яхшы билгеләргә генә укый икән. Әти-әни өчен моннан да олы бәхет була аламы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250