Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбыз авылларына яз ничек килә? Әйдәгез, фотолар белән бүлешик (+фоторепортаж)

Мөхәммәт Мәһдиев: "Сез яз исенең нинди икәнен беләсезме? Әгәр белмәсәгез, аны сезгә берәү дә аңлатып бирә алмас. Аның сүзе юк. Ләкин шул һава, шул ис авылга килеп керү белән бөтен хисләрне, бөтен рухны үзгәртә"

Авылыбыз су буйлары. Елдагыча традициябезне дәвам итеп, Аллаһы боерса, быел да май бәйрәмнәрендә өмә ясарбыз дип уйлыйбыз. Шәт узган елгы кебек 5-6 гына кеше түгел, күбрәк авылдашларыбыз, бигрәк тә яшьләребез килер дип өметләнәбез. Авылда су бетә калса, барыбыз да чишмәгә йөгерәбез бит. Шуңа күрә, кирәге чыкканда гына түгел, ә һәрвакыт чишмәләребезне матурлап, табигатебезне сакласак иде, – дип яза Туган Авылым – Сәрдегән (https://vk.com/sardygan).

Сәрдегәнлеләр үз авылларына яз килүне матур фотолар аша тасвирлаган. Шул ук вакытта үзалларына максатлар да куйганнар. Башка авылларга яз ничек килә? Әйдәгез әле безгә фотолар юллап, райондашлар белән шул гүзәллекне бергәләп уртаклашыйк. Фотоларны BaltasiRed2005@yandex.ru электрон почтасына җибәрә аласыз яки шушы язмага комментарий итеп калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев