Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның беренче гаилә фермасы – Дәүләтшиннарда кунакта (фото)

14-16 март көннәрендә Казанда татар эшкуарларының өченче Бөтенрәсәй җыены булып узды. Сайтта хәбәр итүебезчә, бу җыенда райондашыбыз, Шода егете, районда иң беренче оешкан гаилә фермасы җитәкчесе Азат Дәүләтшин да катнашты.

- Җыенда алган тәэсирләрне сөйләп бетерә торган түгел, - ди ул. - Бик күп кешеләр белән таныштык, аралаштык. Рәсәйнең 39 төбәгеннән 480 делегат килгән иде. Хәтта Кытайдан да бер егет бар. Ул егетнең шундый саф итеп, бернинди акцентсыз татарча сөйләшүен күреп бер соклансам, Оренбург өлкәсендә чәкчәк ясатып, Кытайга алып чыгып сатуын ишетеп, тагын бер сокландым. Делегатлар арасында нинди генә юнәлешләр белән шөгыльләнүчеләр юк!
Азат Дәүләтшин үзе дә соклангыч, уникаль кеше. Ул гел эзләнә, аралаша, яңалыклар уйлап таба. Республика фермерлар ассоциациясенә кергән бердәнбер район фермеры. Атлар, нәселле сарыклар үрчетү, үстерү белән шөгыльләнә. Киров өлкәсендә арендага алган 100 гектар җире бар. 70ендә арпа, солы чәчә, утызын көтүлек итеп тота. Шуннан ук ел саен 500 гектар печән җире сатып ала, үзләреннән арткан уңышны башкаларга да сата. Печән хәзерли торган бөтен техникасы, тракторы, КамАЗы бар.
Улы Марат исә мөгезле эре терлек үстерүгә махсуслашкан. Тормыш иптәше Зөлфия исәп-хисап эшләре белән мәшгуль. Казандагы "Агропромпарк"та ике "нокта"лары бар, кызлары Резидә шунда сата. Үткән ел әлеге гаилә фермасы республика күләмендәге ярышта җиңеп, беренче дәрәҗә диплом һәм 50 мең сум акчалата бүләккә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250