Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәдис ИДРИСОВ: "8нче март – чәчәкле яз бәйрәме ул..."

8 март сезнең өчен нинди көн?

Рәдис ИДРИСОВ, Куныр авылы: «8нче март - чәчәкле яз бәйрәме ул. Шуңа да гүзәл затларыбыз язның үзе кебек бик назлы. Бу көнне без әниләрне, әбиләрне, апаларны, гомумән, барлык хатын-кызларны тәбрик итәбез. Әмма бу бәйрәм күңелгә бары-бер әниләр бәйрәме буларак кереп калган. Балачакта "Кояш котлый март аенда Минем әни бәйрәмен" дип сөйләдек бит.

Чулпан ӘХСӘНЕТДИНОВА, Сәрдек авылы: «Әни кадерен әни булгач кына аңлыйсың, диләр. Үзем әни булгач кына, әниемнең минем өчен нинди зур әһәмияткә ия икәнен аңладым. Әни ул сердәшчем, якын дустым, саклаучы фәрештәм дә икән бит. Кайнанамны да әнием кебек якын итәм. Быел икеләтә бәйрәм итәбез, 8 март көнне кайнанам Раушаниянең юбилеен зурлап үткәрергә җыенабыз».

Сәлимә ГАБДЕЛХАКОВА, Яңгул авылы: «Элек-электән зурлап билгеләп үтелә торган бик кадерле, бик якын бәйрәм. Хатын-кызның гүзәллегенә, әниләрнең бөеклегенә дан җырлаучы бу бәйрәмдә ир затларыбыздан матур сүзләр ишетү, истәлекле бүләкләр алу рәхәт һәм күңелле».

Зөбәрҗәт ФАТЫЙХОВА, Салавыч авылы, укытучы: «Шәхсән үзем өчен бик кадерле, рәхәт бәйрәм. Укучыларымнан котлау сүзләре ишетәм, гаиләмнән тәбрикләүләр алам. Үзем ике әниемне, дусларымны, кызымны, шулай ук укучы кызларымны тәбриклим. Шул ук вакытта укучыларым күңеленә әниләргә, әбиләргә карата рәхимле, егетләргә исә кызларга карата итагатьле булырга кирәклекне төшендерү бурычым икәнлеген дә онытмыйм. Мөмкинлектән файдаланып, янәшәмдәге барлык хатын-кызларны, хезмәттәшләремне, якыннарымны бәйрәм белән котлыйм!»

Фәрит ГАРИПОВ, Яңгул авылы: «Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөеклеге, батырлыгы Ана булуда, диләрме әле... Үзем җитәкләгән терлекчелек фермасы коллективында гаҗәеп уңган туташлар-ханымнар булганга күрә дә шулай дим. Җәмгыять эшенә дә өлгерәләр, өйләрендә абзар тулы мал-туарны карарга да вакыт табалар, балалар үстерәләр, укыталар, тормышларын әйдәп баралар, ирләрен көйлиләр... Шуңа да әлеге бәйрәм көнендә мин хатын-кызның батыр йөрәкле булуын алгы планга куям, аларга карата хөрмәтемне, ихтирамымны белдерәм».

Хәлим КӘРИМОВ, Алан авылы: «8 март хөрмәтле гүзәл затларыбызның бәйрәме. Шуңа да ул көнне без хатын-кызларны күбрәк котларга тырышабыз, күңелләрен күрәбез, шатландырабыз. Әниләребез бу көнне тагын да зуррак котлауларга лаек, чөнки алар безгә терәк тә, һәрчак кирәк тә».
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250