Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхимә Исеева: "Хатирәләр яңара..."

Мин Рәхимә Исеева 1927 нче елның 17 нче февралендә Түбән Субаш авылында туганмын. Әни назын, әни иркәүләрен күреп үсмәдем. Әниебез Гарифәбану сигезенче баласын тапкач, тернәкләнә алмыйча үлеп китә.

Әти безнең беребезне дә балалар йортларына да бирмәде, таратмады, җиде баланы бер үзе үстерде. Ипиен дә пешерде, кием-салымын да юнәтте. Үсмер чаклар сугыш чорларына туры килде. Шул чор кешеләре кичергән авырлыкларның барысын да кичердек. Урман кисәргә дә җибәрделәр, басу-кырларда да эшләдек. Күрше кызлары белән черек бәрәңгесен дә җыйдык, кычытканын да. Сугышлар беткәч тә рәхәт тормыш тиз генә килмәде.
Хәзерге тормышлар бик матур, бик мул. Сәламәтлекләр генә какшап китте шул. Инде дөньялар тыныч булсын да, кабат сугышлар күрергә язмасын. Балалар, оныклар без күргәннәрне күрмәсен.
Рәхимә әби сөйләгәннәрне
Гөлҗифар Зәкиева язып алды.
Фото: http://www.rospensioner.ru/node/1831

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250