Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәт хатлары

рәхмәт хатлары

Көрәшче әтиебез юк инде...
19нчы гыйнварда минем яраткан ирем, балаларыбызның яраткан әтиләре, оныкларыбызның яраткан бабалары - Газизҗан Газыймов вафат булды.
Шундый авыр һәм кайгылы көннәрдә безнең гаиләгә ярдәм иткән, кайгыны уртаклашкан барлык кешеләргә, туганнарга, Яңгул урта мәктәбе коллективына, керәшче-спортчыларга, Газизнең элекке укучыларына, искиткеч ярдәмчел күршеләребез Рәмзия һәм Илфар Миңнемуллиннарга, Флера һәм Билсур Газый-мҗановларга, җеназа йолаларын оештыруда абыстай Вазыйфаларын башкарган Гөлфирә апага һәм мулла Вазыйфаларын төгәл башкарган Шәрифҗанга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Тормыш иптәше ӘЛФИРӘ һәм балалары.



Рәхмәт сезгә, кешеләр
Сәламәтлегем бик үк уңай булмагач, миңа шәфкать туташларына да, социаль яклау бүлегенә дә бик еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шәфкать туташы Гөлшат Абдуллина да, социаль яклау бүлегеннән Әнисә Хәйруллина да кайчан гына мөрәҗәгать итсәм дә һәрвакыт ярдәм кулы сузалар. Социаль хезмәткәр Альбина Сәләхиевага аеруча рәхмәтле мин.
Көннәрдән беркөнне кичке якта газ мичем ватылды, бу салкында нишләрмен, дип бик курыктым. Социаль хезмәткәрем Альбина Марат Закировка мөрәҗәгать итте. Ул вакыт соң булса да килеп, мичне төзәтте. Алтын куллы, игелекле егет үстергәннәре өчен әти-әнисе Шамил белән Гөлфиягә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Нурия ГАЗИЗОВА
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250