Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үрнәк алырбыз

Әле күптән түгел генә группабызда бик тә истәлекле ачык тәрбия дәресе булды. «Спортка багышланган гомер» дип исемләнгән дәрестә районыбызның күренекле улы Айдар Хәйретдинов белән очраштык.

96нчы һөнәр лицееның 32нче группасында районыбызның төрле авылларыннан җыелган егетләр укыйлар. Безгә тырышып уку өчен бик күп мөмкинлекләр булдырылган. Укытучыларыбыз хәзерге заман компьютер технологияләрен кулланып дәресләр бирәләр, мастер абыйларыбыз бик тырышып практик йөрү дәресләрен уздыралар. Ашханәдә пешекче апаларыбыз тәмле ризыклар белән тукландырып торалар. Аларның һәммәсенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Тәрбия дәресләренә ихтирамлы кунакларның даими килеп торуы безгә зур шатлык бирә.
Дөнья чемпионы, 7 мәртәбә Рәсәй һәм 7 мәртәбә Татарстан чемпионы, 9 мәртәбә Муса Җәлил призына җиңүче, бик күп Сабантуйларның батыры булган Айдар Хәйретдинов белән очрашу бары тик матур хатирәләр калдырды. Ул шундый дәрәҗәле кеше булуына карамастан, бик гади, ягымлы, кешелекле булуы белән безне сокландырды.
Лицей егетләренә файдалы киңәшләрен бирде, спортны яратырга өндәде. Айдар абыйга Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеенда да урын бирелгән. Аның хакында Арбор авылы тарихына багышлап чыгарылган «Туган авылым бизәкләре» исемле китапта да бик матур фикерләр язылган. Янәшәбездә шушындый шәхесләр булуы белән без горурланабыз. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл дип әйтәләр. Айдар абыйдан үрнәк алырбыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250