Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ростов өлкәсеннән Куныр егете сәлам юллый

Редакциябез адресына солдат егетләрдән бик күп хатлар килә. Күптән түгел Бүгенге көндә Ростов якларында хезмәт итүче Куныр авылы егете Нияз гариповтан хат алдык.

"Минем кадерлеләрем! Сезгә Ростов якларыннан кайнар сәламнәр җибәреп Нияз хат яза дип белерсез.

Бик сагындыра туган йортым, әти-әнием, әбием, апаларым, эне-сеңелләрем, туганнарым. Бик сагындыра туган яклар. Һәрбер йорты, һәрбер кешесе, күршеләрем- барысы да минем күңелдә, минем уйларымда. Туган йортыма кайту мизгелләре турында еш уйласам да, вакыт ашыкмый, ул үз көенә генә ага бирә. Аны тизләтеп тә, акрынайтып та булмый.

Ерак җирләрдә, өемнән мең чакрым ераклыкта хезмәт итәмен. Хезмәт итә башлаганыма инде бишенче ай китте. Кадерле авылдашларыма кайнар солдат сәламнәре юллап, кайгы-хәсрәтсез, мул тормышлар телим. Өйләрегез һәрчак якты, табыннаргыз гел дә мул булсын. Һәрбер йорттан балалар һәм оныклар авазы яңгырап торсын. Гел елмаеп, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып яшәгез.

Иң олы рәхмәтем һәм изге теләкләремне исә әнием Гөлназга юллыйм. Мин генә түгел, җир йөзендә һәрбер бала әнисенә мең рәхмәтле. Әни, синнән бик читтә булсам да, сине уйламаган бер генә көнем дә, бер генә секундым да юк. Һәрдаим телефон аша хәлләреңне белешеп торам. Синең тавышыңны ишеткәч, күңелгә ничек рәхәт булганың белсәң икән. Рәхмәт сиңа мине тапканың, бакканың өчен. Син булганга дөньям якты, тормышым рәхәт. Вакыт тиз узар, бик тиздән барыбыз да зарыгып көткән очрашу көннәре дә килеп җитәр. Ул инде аерылышкандагы кебек ачы күз яшьле булмас, һәрберебезнең күзләрендә шатлык яшьләре балкыр. Шул шатлыклы минутларны зарыгып көтүче улың Нияз Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250