Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы эшен өйрәнергә кушты

Хәзер Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре һәм башка компетентлы затлар рестораннар һәм кафелар эшенең бәйрәмгә куркынычын бәяли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың компетентлы белгечләренә яңа ел төнендә җәмәгать туклануы эшен өйрәнергә кушты. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Әлеге сорау кергәч, Президент аны Роспотребнадзор штабына бу эшнең санитар-эпидимиологик яктан ни дәрәҗәдә мөмкин булуын өйрәнергә кушты", — диде Галимова.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе, чараларны катгыйландыру яки йомшарту белән бәйле теләсә нинди карарлар административ кына кабул ителми, дип аныклады. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм барлык хәвеф-хәтәрләрне бәяли алачак белгечләр белән киңәшләшеп алып барыла.

"Якын арада җавап кайтарылачак. Президент бу мәсьәләнеҗентекләп өйрәнергә кушты", - дип өстәде спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кафе Ашханә корпоратив