Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

һәрьяктан үрнәк

Хөрмәтле газета укучылар, мин бүгенге язмамда сезне Балтач авылында яшәүче күптөрле һөнәр иясе Рәсим Даутовның эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән таныштырып үтәргә уйлыйм.

Рәсим Абделхак улы Даутов 1957 нче елда Балтач районы Бөрбаш авылында ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. 1974 нче елда шушы авылда урта мәктәпне тәмамлап, 1975-1977 нче елларда Совет армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач Киров өлкәсе, Малмыж районы Чавал авыл хуҗалыгы техникумына укырга кереп, аны 1979 нчы елда тәмамлап, урта махсус белемгә ия була. 1979 -1981 нче елларда 30нчы номерлы СПТУда производствога өйрәтү мастеры булып эшли. Мастер буларак ул, 1980 нче елда курсантлар группасы белән Казахстанга урып-җыюга җибәрелә, биредә намуслы хезмәте өчен аңа Рәхмәт хаты тапшырыла.
1981-1986 нчы елларда «Балтач Сельхозтехникасы» берләшмәсендә цех мастеры, 1986- 2000 нче елларда Казан авиация спорт клубында авиатехник булып эшли һәм бер үк вакытта очу белән дә шөгыльләнә. Райондагы бик күп кешеләрдән аермалы буларак, аның очарга рөхсәт таныклыгы да бар. Биредә эшләү дәверендә югары квалификация алуга ирешә. Рәсим ул күптөрле һөнәрләргә ия, шул исәптән киномеханик, киң профильле механизатор, электрик. Техниканы да бик әйбәт белә. Теләсә нинди маркалы машиналарны да төзәтергә булдыра.
Ул оста баянчы да. Аның әтисе Абделхак ага авылда оста гармунчылардан санала. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, Рәсимгә дә баянчы сәләте әтисеннән күчкән дип исәплим. Баянчы буларак ул төрле мәҗлесләрдә, туйларда, юбилейларда катнаша. Рәсим Татарстанның эстрадада эшләүче күренекле шәхесләре белән Себер шәһәрләрендә концертлар куеп, гастрольләрдә дә йөри.
Рәсим Даутов эшләү дәверендә намуслы хезмәте өчен дистәләгән Мактау таныклыклары белән бүләкләнә һәм күп мәртәбәләр кыйммәтле бүләкләр ала. Ул эшне оештыруга бик сәләтле, һәр эшне җиренә җиткереп, булсынга эшли. Кешеләргә бик ихтирамлы. Аның гаиләсе дә бик тәртипле, үрнәк гаилә. Тормыш иптәше Фирая белән ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да үзләре кебек әдәпле, тәртипле. Күршеләре белән дә яхшы мөгамәләдә яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250