Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рүзәл Гәрәев мәрхәмәтлелеге белән күңелләргә керде

Үзенең гомер бәйрәмендә дә кешеләргә шатлык өләшүче кешеләр күпме икән арабызда? Мөгаен, юктыр. Ләкин Балтач мәдрәсәсенең 2 курс шәкертләре андый кешеләрнең булуы һәм калганнарга карата эшләгән изгелекләре өчен бер тиен дә акча алмаулары турында сөйлиләр.

Быелның 3 гыйнвары көнне Арча АТПсы җитәкчесе Рүзәл Гәрәевның олуг юбилее булып уза. Рүзәл Баязитович менә инде ике ел районыбыз мәдрәсәсенә килеп белем алганлыктан, гомер бәйрәмендә бергә укыган шәкертләр белән бүлешү теләгеннән аларны Арчага экскурсиягә алып бара.
Иң беренче эш итеп төзелешендә үзе дә өлеш керткән мәчеткә алып керә, анда намаз укып, дога кылып чыгалар. Арча педагогия көллияте музеена сәяхәт кылалар, Рүзәл Баязитович хөрмәтенә студентлар әзерләгән концертны тамаша кылалар, «Боз сарае»н да күрү бәхетенә ирешәләр.

- Үзенең юбилее уңаеннан, ул безгә бүләк ясады. Туплаган байлыгын дөрес юл белән тарата белеп, кешелекле булып кала белгән шәхес ул, - ди шәкертләр аның турында.
Рүзәл Гәрәев 2015 елда да курсташларын туплап Казан шәһәренә алып барган иде. Аның белән бергә укучылар минминлекле кеше булмавына, алар белән үзен бертигез күреп йөрүенә соклануларын белдерәләр. Киләчәктә дә шатлык-куанычларга бай көннәр, сәламәтлек теләп, үзләренә эшләнгән изгелекләрнең Рүзәл Баязитовичка меңе белән әйләнеп кайтуын телиләр 2 курс шәкертләре.
Фото: archamuzei

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250