Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуй турында якташлар иҗаты

Яшьлек төсмерен җуймаган
Ел да килгән Сабантуй.
Бәйрәмнәр аша арта бит
Бу тормышны ярату!
***
Сабан туе хезмәт аша
Дәрман биргән бәйрәм ул,
Рухыбызны ныгытырга
Шатлык төяп килгән ул!
***
Йөрәк җилкенсә, хисләр уяна,
Рәхим итегез Сабантуйларга!
***
Халкыбызның милли йөзен
Сабантуйлар балкыта.
Көрәш дәрте булганнарны
Җиңү-танылу тарта.
***
Кырда иген тармакланган чорда,
Бәйге кыза күңел җылытып.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик әле,
Борчу-мәшәкатьне онытып!
Фото: http://samara.bezformata.ru/listnews/alkino-otgremel-vserossijskij-sabantuj/64520/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250