Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саф күңел, саф хисләр

- Егете дә егете. Кулыңнан ычкындырма инде. - Елгыр да инде бу Фарук кызлары. Бигрәк шәп егетне эләктергән.

Рифкать артыннан Борнакка килеп йөри башлагач, Рушаниянең дус кызлары, авыл өлкәннәре арасында берара шундыйрак сүз йөреп алды да, тынды. Атна саен Пүскән белән Борнак юлын таптаган Рифкать Борнакта да үз кешегә әйләнеп калды. Яңа елларны да Рушанияләрнең гөрләп торган ишле гаиләләрендә (төпчек кыз Рушанияның ике абыйсы, өч апасы бар) бергә бик күңелле итеп каршылый иделәр. Егет мондагы сабантуйларны да калдырмады. Ыспай йөрде, килгән саен ул чагында дефицит булган яңа джинсы чалбардан (ике ел ярым Әфган җирендә хезмәт иткәндә алып кайткан булган), чиста итеп кырынган, төз гәүдә, «үтергеч» караш. Күп кызларның хыялы иде егет. Ләкин Рушаниясеннән башка берәүне дә якын итмәде. Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Пүскәндә башлангыч классларда укыта башлаган Рушания, 4 еллап шулай очрашып йөргәннән соң Рифкатькә кияүгә чыгып шушы авылда төпләнеп кала.
Пүскән урманга, печәнлекләргә бай як. Бала-чага кечкенәдән әтисе белән утын, печән хәзерләп йөри башлый. Рифкать әле 5нче сыйныфта укыган чагында ук, әтисенә аркылы пычкы белән колач җитмәслек чыршыны аударышып авылдашларын шаккатыра. Рушания белән йөрешкән елларында ук аның туганнарына утын, печән әзерләшүдә ярдәме зур була. Һәм әле дә бик аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Училищедан соң читтән торып укып югары белемле педагог дипломы да алган Рушаниядән калышып торырмы соң Рифкать. Ул да Әтнә техникумында укып механик һөнәре үзләштерә. Гомере буе хуҗалыкта механизатор булып эшләгән Харис малае бит ул. 6нчы сыйныфны тәмамлаган елны әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 7нче сыйныфтан соң да шулай. Аннан Нормадагы училище, практика вакытларында эшләү. Училищены тәмамлагач, 1 ел «Нива» комбайнында урып-җыюда катнаша. Әфган җиреннән исән-сау әйләнеп кайткач та 4 ел комбайнда эшли әле ул. Әтнәдә укыганда эш барышында туплаган тәҗрибәләренең дә ярдәме зур булган. Рифкать паркта техника ремонтлап йөргән 1989 елның кышкы бер көнендә хуҗалыкның ул чактагы рәисе Сәйдәш Исрафилов чакыртып ала.
- Рәшитебез үз эшен ачып җибәрергә ниятли. Баш инженер Фәрит аның урынына инженер-технолог итеп сине тәкъдим итте, эшләрсең ич, - ди. Ун ел тел-теш тидермәслек итеп эшли ул бу постта. Һәм инде хуҗалык рәисе булган шул ук Фәрит Гыйрфанов тәкъдиме белән хуҗалыктагы барлык машиналарның төзек йөрүе өчен җаваплы механик итеп билгеләнә. Менә хикмәт. Рушания үз гаиләләрендә иң төпчек бала булса, Рифкать Хафизов биш бала арасында иң өлкәне икән ич. Сеңелкәшләре Нурия, Наҗия, Вәсилә, Миләүшә - дүртесе дә кияүгә чыгып үз гаиләләре белән матур гына яшәп яталар. Рифкать әтисе Харис, әнисе - озак еллар хуҗалыкта сарыклар караган Мактаулы колхозчы Асиянең әманәтләрен истә тотып, кыз туганнарының тормышлары белән кызыксынып, кирәк чакта ярдәм итеп тора. Ул гына да түгел, Әфганда бергә булган хезмәттәшләре Түнтәрдән Расих Салихҗанов, Соснадан Фәнис Зарипов та анда еш кунак. Кызганыч, Фәнис моннан ике еллап элек авариягә очрап вафат булган. Хәзер аның балалары белән аралашып тора. «Улы Фәнзил Сосна хоккей командасының капитаны», ди ул мәрхүм дусты өчен горурланып. Хоккей дисәң, күзләре яна башлый Рифкатьнең. Монысын Нурзада Сәмигуллин язды инде. Минем аның бу халәте балаларына да күчкән дип әйтәсем килә. Быел энергетика институтын тәмамлаучы улы Рифнур үзе белән бер командада уйнап үсте. Оста шахматчы, баянчы. Әтисе ул кечкенә вакытта ук өенә шахмат өстәле алып кайтып куйган. «Тиз өйрәнде. Инде мәктәптә укыганда ук үземә дә мат куя башлады», ди Рифкать. Финанс институтының беренче курсын тәмамлаучы кызлары Руфинә чаңгыда шәп йөри, оста биюче.
«Хатыннан уңдым, ирдән уңдым», - дип бер-берсен шатландырып, сөендереп яшәүче бу парларны барысы бергә җыелган чакларында фотога төшереп алдым. «29нчы мартта Рифкатемә 50 яшь тула. Бер истәлек булсын әле», ди тормыш иптәше Рушания Хафизова аңа мәхәббәттән мөлдерәгән күзләрен тутырып карап. Үзара шундый истәлекләр ясашырга, бер-берсенә бүләкләр бирешергә яраталар, бер-берсен кадерләүдән тәм табып, саф күңел, саф хисләр белән яшиләр.
Әнә Пүскән башлангыч мәктәбендә укыту белән беррәттән хуҗалык эшләрен дә алып баруда Рифкате ярдәм итмәсә, Рушания нишләр иде икән? Транспортын да юнәтте, кирәкле әйберен дә алып кайтышты. Авыл яшьләре белән төрле чаралар, концерт-спектакльләр оештырып йөргәндә дә беренче таянычы Рифкате булды. Мәктәптәге уңышларын ул беренче чиратта Рифкате белән янәшә яшәвендә, хисләренең уртак булуында күрә. Шуңа күрә җәмәгатенең 50 яшьлек юбилеен да бик матур табын әзерләп каршылый. Табын түрен Рифкатенең үз умарталыгыннан алган кәрәзле балы да бизи.
Рәсемдә: Рифкать һәм Рушания балалары белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250