Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сакчыл караш

«ОДН», ягъни, гомумйорт ихтыяҗлары, бик гади кебек тоелса да, аңлашылмаучанлыклар ките реп чыгарырга сәбәпче була ала икән. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән килгән сорау­ларга җавап табу уңаеннан, «Татэнергосбыт» җәмгыятенең Балтач буенча клиентларга хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесе Равил Хәкимуллин белән әңгәмә кордык.

- Равил Мадуилович, халык телендә «ОДН» дип йөртелүче аббревиатура турында тулырак мәгълүмат биреп үтегез әле.

«ОДН» гомумйорт ихтыяҗлары - йортка кергән электр энергиясе һәм фатир эчендә кулланылган электр күләме арасындагы аерма ул. «ОДН» күрсәткече күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә кагы­ла. Торак канунында каралганча, йорт милке саналган электр җиһазларын куллану «ОДН» булып тора. Гомумйорт ихтыяҗларын канәгатьләндерүче электр энергиясе уртак кулланылышта булган урыннарны яктырту өчен тотыла. Моңа подъезд, баскыч, йорт каршындагы мәйданнар, подвал, чорма һәм аларда урнашкан электр энергиясе җиһазлары да керә. Алардан тыш гомумйорт электр челтә­рләрендәге техник югалтуларга сарыф ителә. Гомумйорт ихтыяҗларына тотылган һәм кулланылган электр энергиясен граждан үз фатирына караган өлеше өчен түли. Димәк, фатирда электр энергия­сен үз ихтыяҗың өчен күп сарыф итәсең икән, «ОДН» өчен түләү дә шуңа бәйле пропорциональ рәвештә күбрәк килеп чыга, ә фатирлар санына карап, тигез бүленми. «Гражданнарга коммуналь хезмәт күрсәтү тәртибе турында»гы РФнең 307нче номерлы карарында каралганча, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр гомумйорт ихтыяҗларын каплап түләргә тиеш.

  • Гомумйорт ихтыяҗларына кулланылган электр энергиясенең күләме зур булу нәрсәгә бәйле?

Аның сәбәпләре түбәндәгеләр булырга мөмкин:

гражданнарның 2.5 класс төгәллекле һәм дәүләт тикшерү вакыты беткән исәп-хисап җиһазларын файдаланулары. Мондый җиһазлар фатир эчендә кулланылган электр энергиясен дөрес исәпләми һәм бу «ОДН» күләменең артуына китерергә мөмкин;

акча түләмәүләре аркасында электр энергиясеннән өзелгән абунәчеләрнең рөхсәтсез тоташула­ры. Бу төр абунәчеләрнең электр энергиясе чыгымы тулаем «ОДН» исәбенә кертелә;

фатирдагы хисап җиһазларыннан кала, гражданнарның торак эче челтәрләренә рөхсәтсез тоташу­лары;

юридик шәхесләрнең йорт эчендәге электр челтәрләренә рөхсәтсез тоташулары да «ОДН»ның гадәттәгедән тыш артып китүенә сәбәп була.

гомумйорт электр челтәрләренең таушалуы.

- Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр электр энергиясе өчен килгән айлык түләү квитанциялә­ре буенча үз хисабына гына тотылган өлешне каплап, «ОДН» өчен түләүдән баш тартырга мөмкинме?!

Искәртеп үтик, ТКХ (ЖКХ) реформасы нәтиҗәсендә, күп фатирлы йорт белән идарә итү һәм җавап тоту тулысы белән шәхси милек ияләренә, ягъни фатир хуҗалары кулларына тапшырылган. Электр энергиясе хезмәте күрсәтү коммуналь хезмәт булып санала. Әлеге хезмәт өчен шул йортта яшәүче милек хуҗасы электр энергиясеннән файдаланган өчен йортка кергәндә куелган хисаплау җиһазын­дагы күрсәткечкә нигезләнеп, вакытында түләргә тиеш. «ОДН» өчен түләмичә калу - дөрес түгел, ул юкка чыкмый, җыелып кына бара. Ә бу хокук бозуга керә.

- Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә азрак түләр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

-Хисаплау җиһазлары булмаган очракта, фатирыгызга хисаплау җиһазының 2.0 яки аннан күбрәк класс төгәллеклесен урнаштырыгыз. Аның күрсәткечләре буенча, ягъни факт буенча түләү норма­тив буенча түләүгә караганда арзангарак төшә. Вакытлыча төзәтү эшләре белән шөгыльләнүче техник хезмәт күрсәтүчеләргә (торак яки подряд белән эшләүче оешмаларга) йортыгызның электр челтәренә үзләренең электр җиһазларын тоташтыруларына юл куймагыз, югыйсә, гомумйорт исәп-хисапларыннан соң эретеп ябыштыру аппаратлары, насослар кулланган электр энергиясе өчен йор­тта яшәүчеләргә өстәләчәк. Шулай ук рөхсәтсез тоташтыруларга ирек бирмәгез. Йорт тирәсендә урнашкан кибетләр йортыгыздагы электр энергиясен кулланган очракта, ул чыгымнарны сез каплая­чаксыз. Әгәр мондый хәл күзәтелгән икән, кичектергесез, «Татэнергосбыт» җәмгыятенә хәбәр итегез. Электр саклагыч лампочкалар куегыз, йорт һәм фатирлардагы электр исәпләү җиһазларындагы күрсәткечләрне берьюлы алуны да оештырырга кирәк.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Әңгәмәдәш Ясминә Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев