Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сала-Көшкәт авылында “Масленица”ны озату һәм “Ватанны саклаучылар көне” уӊаеннан бәйрәм гөрләде (фото).

Сала-Көшкәт авылы зур булмаган бер урамлы, 56 хуҗалыклы җыйнак кына һәм төзек авыл. Йортларыныӊ төзек булуы ук монда тырыш халык яшәгәнен күрсәтеп тора. Тырыш халык эшли дә, дәррәү килеп бәйрәмен дә оештыра белә.

Шушы кечкенә генә авыл уртасыннан инеш ага. Инеш өстендә авыл халкы шугалак оештырган, бозы әзер булса да, аны тиегзләп чишмәдән су ташып сибү, кырларында кар өеп борт катыру, аны бизәү, көрәп-себереп тору авыл халкы өстендә. Бу эштән читләшеп йөрүчеләр юк, карты яше, егете-кызы бергәләп, ә иӊ мөһиме кемдер кушканга түгел, үзләре теләп эшлиләр икән.
Ике яктырткыч лампа эленгән, алар төне буе яналар, чыгымнарын шушы авыл егете, Урта Көшкәт җирлеге башлыгы Юрий Перфилов күтәрә дип аӊладым. Яктыртылган шугалак булгач төне буе халык та өзелми, рәхәтләнеп хоккей уйныйлар, конькида шуалар икән.
Менә бүген дә алар үзләренә бәйрәм оештырганнар. Бер авыл эчендә дүрт команда төзеп хоккей ярышлары үткәрәләр. Командалары - түбән очта, үзәктә, югары очта яшәүчеләр һәм студентлар командасы. Мин килгәндә түбән оч командасы белән югары оч командасы кызып-кызып хоккей уйныйлар иде. Шунда ук апайлар мангалда коймаклар, беленнәр пешерәләр, самаварда чәй кайнап тора, яше-карты тәмле коймактан авыз итеп, кайнар чәй эчә-эчә спортчыларга җан атып тора. Менә бу ичмасам ихластан, рәхәтләнеп бәйрәм итү, күӊел ачу. Афәрин, алга таба да шулай ук дәвам итегез.
Язмамны тәмамлап шуны әйтәсем килә, районда тагын берәр авылда бар микән мондый бердәмлек, ихласлылык һәм үз теләкләре белән башлап йөрүчеләр. Булса рәхим итеп редакциябезгә язып җибәрегез әле, белсеннәр әле сезенеӊ турыда, бәлки бүтәннәр дә үрнәк алырлар.
P.S. Ярышларныӊ җиӊүчесе булып үзәктә яшәүчеләр командасы танылган. Әле 8 мартта да бәйрәм чаралары үткәрергә җыеналар сала-көшкәтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250