Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салавыч лицеенда Илнур Нурзада улы Насыйбуллинга мемориаль такта куелды

7 май - гадәти бер уку көне биредә иртәнге линейкадан башланды. Төгәлрәге, митингтан.

Бу көнне салавычлылар Чечня Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, үлгәннән соң "Батырлык" ("Мужество") ордены белән бүләкләнгән авылдашлары Илнур Насыйбуллинны тагын бер кабат искә алдылар.
Тагын бер кабат - чөнки авылдашлары бу тырыш, акыллы, тәртипле һәм бик чибәр, сөйкемле егетен онытмый. Мәктәп музеена керүгә, сине моңсу күзләрен тутырып, Илнур рәсеме каршы ала. Биредә аңа багышлап аерым почмак булдырганнар. Авыл эшмәкәрләре Наил Мостафин һәм Илһам Галләмов аның истәлегенә ярышлар үткәрә. Сыйныфташлары, дуслары, туганнары хәтерендә дә ул мәңге яшь булып саклана. Әлеге чарада чыгыш ясаган лицей директоры Люция Закирова, җирле үзидарә җитәкчесе Рәшит Насыйбуллин, район мәгариф бүлеге мөдире Алия Зәкиева, "Татарстан" хуҗалыгы рәисе урынбасары Рафис Галимуллин, Чечняда хезмәт итеп кайткан егетләр Илнур Мөхәрләмов, Алмаз Терентьевлар, район мәгариф бүлеге белгече Резеда Гаязова, мәрхүмнең әнисе Рәйхана апа, бертуган апалары Гөлнара һәм Эльвиралар шушы изге эшне оештырган "Яшел беретлар" төркеме егетләренә олы рәхмәтләрен белдерделәр. "Яңадан безгә цинк табутлар кайтмасын, егетләребез тыныч шартларда исән-имин хезмәт итеп кайтсын, алар күкрәген хәрби бүләкләр түгел, тыныч тормышта алган орден-медальләр генә бизәсен", - дип теләделәр. Соңыннан "Яшел беретлар" төркеменең искитмәле концерты булды.
Бу чара дәвам иткән әлеге ике дәрес чын мәгънәсендә патриотик тәрбия дәресләре булды.
Лицейда ремонт булу сәбәпле, тышта да, эчтә дә, төзелеш вакытында була торган тәртипсезлек хөкем сөрсә дә, митинг-чараның тәэсирен, эчтәлеген һәм кыйммәтен берни дә киметә алмады.
Хәер, хәрби комиссариаттан беркем дә булмау бер мичкә балга бер кашык дегет өстәгән икән әле...
Автордан. "Яшел беретлар" турында алга таба сайтыбызда аерым материал биреләчәк. Игътибарлы булыгыз!
Илнур Җиһаншин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250