Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салавычта мини пекарня... гөрли

Бер чорда колхоз-совхрзлар үз пекарняларын булдыру «чире» белән «авырып» алды.

Тик заман җилләре аларга үз «төзәтмә»ләрен кертте: бу пекарняларның бик азы гына яшәп калды. Районда иң уңышлы эшләгәне, мөгаен, «Татарстан» җәмгыяте пекарнясыдыр. Алай гына да түгел, соңгы вакытта биредә зур үзгәрешләр булды һәм ул эшчәнлеген көннән-көн җәелдерә.
- Бездә элек электр белән эшли торган мич кенә иде, - дип сөйли әлеге мини пекарня директоры Фоадия Гарипова. - Быел яз көне «Муссон-ротор» дигән бөтенесе автоматка корылган мич сатып алдык. Шулай ук бөтен линия дә автоматка корылган: камыр изү машинасы, кабарту шкафлары... - барысы компьютер аша көйләнә. Бүгенге көндә ипи, күмәч, батон, сохари, плюшки, рожки, төрле булочкалар пешерәбез. Шушы көннәрдә пироглар пешерү җайга салыначак. 6 пешекчебез, бер кондитер, бер баш технолог бар. Белгечләр Альбина Сибгатуллина, Алсу Борһановаларга зур өметләр баглыйбыз. Пешекчеләребез әлегә төнге сменада гына эшли. Роза Гарифуллина бригадасы кызларын Бөрбаштан машина белән йөртәбез, Рәсимә Хәйруллина бригадасы кызлары - үзебезнекеләр. Әлегә ипине сату нокталарына бер генә машина белән илтеп бирәбез. Шофер Нурулла абый Рәхматуллин бик төгәл кеше, икмәкләр кайнар килеш барлык нокталарга барып җитсен өчен тырыша. Бу көннәрдә генә тагын бер махсус машина алдык. Продукциябез, көненә карап, 20-25 ноктага китә. Кайда-күпме сорыйлар, шул кадәр илтәбез. Заявка аз дип тормыйбыз, бишәрләп, унарлап өләшәбез.
... Кичке сәгать сигез. Авылда күпләр инде, тыштагы, бакчадагы эшләрен тәмамлап, өйләренә керә. Ә Иске Салавычтагы мини пекарняда әле эш башлана гына. Кемдер камыр басу машинасын эшләтә, кем батон пешерергә әзерләнә... «Бер сменага сигез мич төрле-төрле ризык пешерәбез, - ди Рәсимә Хәйруллина. -Ияләнгәч, авырлыгын күрмибез, кызлар белән аңлашып эшлибез. Иң мөһиме, сатып алучылар канәгать калсын инде».
... Әлегә Салавыч ипие турында сату нокталарыннан, халыктан әйбәт фикерләр генә ишетелә. Гел шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250