Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салкын бәяне арттыра

Тарифлар җәйгә кадәр артмый дигән яңалык күңелләргә бераз җылы «кертсә» дә, декабрь аена килгән түләү квитанцияләрен кулга алу белән «Ни өчен түләүләр артып килгән?» дигән сорау туды. Кемнәрдер шул арада җитәкчеләрне, кемнәрдер ялган «яңалык» таратучы массакүләм мәгълүмат чараларын сүкте.

Ничек алай булды соң бу? Тарифлар бит энергия ресурсларын куллану кими башлагач, ягъни июль аеннан артырга тиеш иде.
Әлеге хәл районнарда гына түгел, республика күләмендә күтәрелде. 25нче гыйнвар көнне үткән видеобрифингта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белгечләре «кара» исемлеккә кергән районнардан сорау алды. Бу уңайдан безнең районда зур ризасызлык юк. Бәяләрнең артып килүе бары көннәр чагыштырмача салкын булу сәбәпле, чыгымнарның күбрәк тотылуы белән аңлатыла. Декабрь аенда, ноябрьгә караганда, салкынрак булды, шуңа күрә җылылык һәм кайнар су куллану күбәйде. Әгәр сораулар туа икән, райондашлар бердәм исәпләү үзәгенә (ЕРЦ) 2-50-95 телефон номерына шалтырата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X