Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саннарда кеше язмышы

Якын кешебез юлга чыгып киткәндә кем генә «Хәерле юл» теләп калмый икән. Һәрберебез-нең исән-сау йөреп, өйләребезгә елмаеп кайтып керәсе килә.

Берәр машинаның юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен күрсәм, йөрәгем өзгәләнә, шоферы исәнме, ярдәм кирәкмиме дигән сорау борчый башлый. Ә бит күпчелек очракта шоферлар авариягә очрауларына үзләре үк гаепле. Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, агымдагы елның 9 аенда республикада 3583 юл-транспорт һәлакәте булып, 510 кешенең гомере өзелгән, 4580е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган кешеләрне һәр ел саен ноябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. Бу датаны районыбызда да онытмаучылар, дога белән искә алучылар байтак.

Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин сүзләренә караганда, 2013нче елның гыйнвар-сентябрь айларында районыбыз территориясендә 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ни кызганыч, аларда 2 кешенең гомере өзелеп, 30ы төрле тән җәрәхәтләре алган. Әлеге саннарны узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырып карасак, юл-транспорт һәлакәтләренең кимегәне күренә, ләкин вафат булучылар 100 процент арткан. Әлеге күрсәткечләрне сан итеп кенә карау ярамый, аның һәрберсе кеше язмышы белән бәйле. Шуның өчен юлдагы шофер юл кагыйдәләрен бозганда, руль артына исерек килеш утырганда нәтиҗәдә нәрсә буласын уйласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250