Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сеңлемә

Самавырлар кайнап торсын Сал каенның күмерен. Бала хәсрәтләре шулай Кыскарттымы гомерең?

Ун ел элек салкын гүргә
Салып куйдың аны да.
Кайгы-хәсрәт белән үтте
Кичләре дә, таңы да.
Балаларың, оныкларың
Булсыннар тик бәхетле.
Күрсеннәр якты дөньяда
Син күрмәгән рәхәтне.
Кыйблалардан искән җилләр
Сыйпар каберең өсләрен.
Күңелләрдән һич китмисең
Тыя алмыйм хисләрем.
Карлар ярып барыр идем,
Карамыйча буранга.
Өзелеп искә төшәсең дә
Чыгып елыйм урамга.
Җидәү үстек тәгәрәшеп
Яшел хәтфә үләндә.
Өзелепләр тора идең
Туганнарың дигәндә.
Яшь идең шул, чибәр идең
Яшәүләрдән туймадың.
Авыруларым вакытлыча
Терелермен дип уйладың.
Каты авыру арабыздан
Алып китте бик иртә.
Нишлисең бит, язмышларга
Куеп булмый шул киртә.
Гел җәүһәрләр кебек идең,
Исемең дә Гөлҗәүһәр.
Үз гомеремне бирер идем
Шул мөмкин булса әгәр.
Бу дөньяда син юклыкка
Ышана алмый күңелем.
Умырзая чәчкәсе күк
Кыска булды гомерең.
Догаларыбызны укып,
Онытмабыз, әлбәттә.
Күпне күрдең, сабыр булдың
Урының булсын җәннәттә.

Шушы язмам Түнтәр авылында гомер кичереп, вакытсыз арабыздан киткән сеңлебез Гөлҗәүһәрнең рухларына дога булып ирешсен иде.
Барлык туганнары исеменнән апасы Гөлҗифар Түбән Субаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250