Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шодадан Шакирҗановлар казлар да, гөлләр дә үстерә

Шодада яшәүче Сәүбән, Фирдания, Сәяр Шакирҗановлар белән танышкач, мине иң элек Сәүбән белән Фирданиянең туган авылларына булган мәхәббәте сокландырды. "Ничә ел яшәсәк тә, Балтачка ияләнә алмадык бит без. Гел Шода дип яшәдек", - ди алар.

Мөмкинлек чыгуга, беренче кибетләрен дә Шодада ачалар. Аннан туганнарының бушап калган йортын дача итеп тотып, кайта-китә яшиләр. Тирә-яктагы иркенлек, сулыклар булу Шакирҗановларны яңа адымга "этәрә" - биредә күпләп казлар асрарга керешәләр. Үзләре Балтачта яшәп тә, кырык чакрым ераклык киртә була алмый. Каз асрау дигәч тә, анысы да җиңел генә бармый. "Беренче елны мең бәбкәнең 300е үлде, -ди Фирдания. - Әле без бит юньләп бернәрсә дә белми идек. Хәзер генә ул кайчан нишләтәсе, нәрсә эчертәсе, нәрсә ашатасы дип аптырыйсы түгел... Ул елны табыш дип уйлыйсы булмады инде"...
Эчтән генә уйлап куям: "Күпләр шушыннан соң бездән була торган эш түгел икән бу", - дип ташлар иде, минәйтәм. Тик... Шакирҗановлар түгел. Бәбкәләр үстерергә махсуслашып, өйрәнеп беткәч кенә тагын бер тармакка - чәчәкләр, гөлләр үстерүгә дә алына әле алар. "Казлар бит җәй көне генә була, сезонлы эш, - ди бу хакта сорагач, Фирдания. - Балтачтагы өйне улыбыз Сәйдәш гаиләсенә калдырып, бу нигезгә яңа йорт җиткереп, шушында күченеп кайткач, кыш көне дә нәрсә беләндер шөгыльләнергә кирәк иде бит. Шулай дигәч, Ижевскида яшәүче танышларыбыз менә шушы теплицаны төзергә киңәш бирде. Раушания безнең авыл кызы, алар инде күп еллар чәчәк-гөл үстерү белән шөгыльләнә. Мондый теплицалары гына да егерме... Әле без ике генә кыш эшләдек. Рәхмәт яугырлары, бөтен эшебезгә булыштылар, өйрәттеләр, әле дә телефоннан гел сорап-сорашып кына торалар. Мондый эшкә "сукырларча" алынып булмый, бөтен технологиясен дә, тәртибен дә белергә кирәк".
Су сибүләренә кадәр автоматка корылган, кирәк икән, яңгыр сибәләгән күк өстән, кирәк икән туфрактан дымга туендырырга сәләтле акыллы, заманча җайланмалар белән "коралланган" бу теплицаның гына түгел, җирнең, һәр гөлнең, чәчәкләрнең "телен" өйрәнү югары белемле яшь агроном Сәяргә бик кызык, "практиканы бернинди белем алыштыра алмый икән" ди ул һәм Ижевск агрономнары белән даими элемтәдә торуын, аларга әллә ничә тапкыр практикага баруын әйтә.
- Беренче елны ук 45 мең төп тюльпан утырткач, үстерә алмабыз дип түгел, ничекләр сатарбыз дип курыккан идек, җитмәде дә, - дип көлә Фирдания. - Быел да шулкадәр үстердек. Их ул чактагы матурлыкны күрсәгез: бер түтәл янып торган кызыл тюльпаннар, берсе сап-сары, берсе ал... Сортлары да искитмәле булып чыкты. Җете төсләр, зур бутоннар, өстәвенә, чыдам, озак саклана торганнар... Сатып алучыларны интернет аша таптык, райондашларга ике мең тирәсе генә сатканбыздыр, калганын күпләп алып киттеләр. Балтачта яшәсә дә, олы улыбыз Сәйдәш сату-урнаштыру мәсьәләсендә бик булышты. Тюльпаннарны урнаштырып бетерү белән гөлләр үсентеләре кайтардык. Алары 50 мең "генә"...
Фирдания ханым үсентеләр дигәч, мин аны "чын" гөл үсентесе дип уйлаган идем. Уймак кадәрле генә әрҗәләрне күргәч, шытымнарны күчереп утыртуның "микроскопик" югарылыкта булуын чамаладым. Бүген инде аерым чүлмәкләрдә "көн күрүче" әлеге гөлләр матур булып үсеп киткән, чәчәк ата башлаган. Быел Балтачта үзләренең чәчәк кибетләрен дә ачтылар.
"Бу кадәр эшкә ни хәлләр җитешәсез?" - дигән соравыма хуҗалар: "Ияләшкәч, аның бер нәрсәсе юк. Бәбкәләр үсеп киткән беренче чорда гына бик авыр. Алар өчен менә бу ягулы теплицаны ясадык, үзебез өчен диван куйдык... Алар арасында мәш килү җан рәхәте бит. Теплица буш тормасын дип әнә кыр-кырларына кыяр да утырттык әле. Бәбкәләрне 20 майда гына алып кайтабыз бит. Беләсезме, казларга да сорау шулкадәр зур, каклаганны да сорыйлар, әмма безнең какларга каз калмый. Җитми дә әле, авылдашларныкын да сатышабыз... Бездән күреп хәзер авылда да иллешәр-йөзәр каз үстерүчеләр бар. Башта меңәр генә бәбкә ала идек, үткән ел мең ярым иттек, быел ике меңгә җиткерергә исәп. Аларга дип зуррак теплица кора башладык инде... Дүрт атыбыз, ике таебыз да бар әле. Җәйгә эш җитәрлек", - дип шаяртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250