Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Син барында... күңел тыныч

Адәм баласы эше белән матур, дибез. Бу нисбәттән Ришат әфәнде безнең җирлектәге иң гүзәл, иң күркәм кешеләрнең берсе дияргә кирәк. Гади халык өчен кылган яхшылыкларын, башкарган күркәм эшләрен бизмәннәргә салсаң да бәяләп бетереп булмас кебек. Еллар бер-берсен куа-куа, тормыш авырлыкларын хәләл көч белән ирешелгән уңышлар алыштырып, 60 яшь тә ишек...

Ришат Мортаза улы Нургалиев белән аралашканда, я булмаса аны читтән генә күзәткәндә гадилеген, киң күңеллелеген, пөхтәлеген күрми калу һич мөмкин түгел. Әни тәрбиясендә генә үсеп, тормыш сынауларын үз җилкәсендә күтәреп, чын ир булып формалашуы, әле алай гына да түгел, тормышның төбеннән күтәрелеп, зур дәрәҗәләргә ирешүе сокландыра. Ни кызганыч, нәни Ришатка парлы гаиләдә үсү насыйп булмый. Аңа яшь ярым вакытта әти-әнинең парлы мәхәббәтен әни яратуы белән әби-бабай кайгыртуы алыштыра. Әтисеннән аерылу Ришат өчен зур югалту була. Шуңадырмы ул гел өлкәнрәк балалар белән уйный. Ришат башта Каргалы, аннан соң Апаз, Шушмабаш мәктәпләрендә белем ала. Гаиләдә ул үзе генә түгел, абыйсы Ринат та бар. Әниләренең хезмәт хакы очын-очка ялгап яшәр өчен чак җитә. Шуңа да Ришат күп уйлап тормый, берәр һөнәр үзләштереп, гаиләсенә булышу нияте белән һөнәр училищесына юл ала. Кулына диплом алган яшь белгеч «Ватан» совхозына эшкә кайта. Озак та үтми армия сафларына чакыру кәгазе килеп төшә. Мәскәүнең Кремль гаскәрендә хезмәт итә ул. Биредәге кырыслык, таләпчәнлек Ришатта тагын да нык характер тәрбияли. Армиядән кайту белән кабат совхозда эшли башлый. Шул чорда кичке мәктәпне тәмамлый. Үз көчен һәм белемен сынар өчен Йошкар-Ола политехника институтына укырга керә. Монда да сынатмый ул. Тормыш казанында кечкенәдән кайнап, һәрнәрсәгә үз тырышлыгы белән генә ирешергә өйрәнгән Ришат югары белем алгач, хезмәт юлын урман хуҗалыгында дәвам итә. Дистәдән артык ел эшләү дәверендә мөстәкыйль белгеч булып формалаша. Әмма барыбер аңа авыл хуҗалыгы якынрак булып чыга. Шуңа күрә ул Казан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә. 1978нче елда Калинин исемендәге колхоз рәисе итеп билгеләнә. Эш сөючән, тырыш Карадуган авылы халкы белән уртак телне тиз таба ул. Бу чорда күләмле генә төзелеш эшләре алып барыла. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә алга китеш күзәтелә. Биредә, әлбәттә, рәиснең мөстәкыйльлеге, максатчанлыгы һәм күпмедер дәрәҗәдә үҗәтлеге мөһим роль уйный. Бүген исә ул авыл җирлеге башлыгы буларак шушы җирлек өчен янып, авыл мәнфәгатьләрен кайгыртып яши. Ришат Мортазовичның тырыш хезмәте районда гына түгел, республикада да югары бәяләнә. Республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрнең берсендә шәхси хуҗалыкларда терлек санын саклап, нәтиҗәле эш оештырганы өчен җиңү яуласа, август аенда исә Карадуган авыл җирлеге яңа машиналы да булды (рәсемдә). Монысы да тырыш хезмәт, халык белән аңлашып эшләү нәтиҗәсе.
Ришат әфәнде хезмәттәге кебек гаиләдә дә зур хөрмәткә лаек кеше. Муллык һәм бөтенлекнең серен ул тырыш хезмәт, максатчанлык нәтиҗәсе, дип аңлата. Бүген исә балалары шул үрнәктә үз тормышларын кора. Зур хөрмәткә ия Ришат әфәнде 60 яшьлек юбилеен каршылаган көннәрдә ныклы гаилә коруы, балаларына матур тәрбия биреп, беренче, татлы җимешләрен татуы, туганнар, дуслар, авылдашлар ихтирамын казануы белән бик бәхетле. Тормышның кыл иләге аша иләнеп тә төпкә батмаган, һәрвакыт югарылыкта кала алган, үз йөзен югалтмаган юбилярны балалары, килен-кияүләре һәм оныклары юбилее белән ихластан тәбрикләп, «Җирне синдәй саф күңелле кешеләр бизи, яшәтә, яшәртә. Син безгә ышанычлы терәк, син барында басар җиребез нык, сүзебез үтемле, күңелебез тыныч. Ходай биргән гомереңдә күпме генә авырлыклар күрсәң дә, хезмәтеңне зур җаваплылык белән җиренә җиткереп башкара белдең. Алдагы көннәреңне иминлектә, сәламәтлектә үткәрергә язсын. Әниебез Халидә белән без, балаларыгызның һәм оныкларыгызның ихтирамын тоеп, бәхетле гомер кичерүегезне телибез», дигән изге теләкләрен ирештерәләр. Киләчәктә якыннарыгызның ихтирамын, авылдашлары-гызның хөрмәтен тойган мәлдә бәхет, муллык һәм сәламәтлеккә кинәнеп, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын Сезгә, Ришат әфәнде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250