Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Син бит, әни, безнең өчен бер генә, берәү генә

Үз әниең турында язуы җиңел дә, авыр да икән. Җиңел, чөнки тудырганнан алып сине олы тормышка фатиха биреп озатканчы биргән тәрбиясе, назы, яшәү рәвеше, холкы безнең күзәнәгебезгә, җаныбызга сеңгән. Авыр, чөнки әниебезнең барлык күркәм сыйфатларын сүз белән генә тасвирлап-сурәтләп бетереп булмый.

Әнием, Разыя Фәтхелгаян кызы Шакирова, 1949нчы елның 5 нче апрелендә җырларда җырланган гүзәл Актаныш районының Качкын авылында дөньяга килә.
Сабый чагы шул гүзәл төбәктә сеңлесе Резеда белән сыер, сарык, каз көтүләре көтеп, җиләк, бөрлегән, бөтнек җыеп, су коенып үтә. Сугыш утыннан исән кайткан бабам оста куллы һөнәр иясе була. Ул ясаган карават, шкаф, этажерка, өстәл-урындыкларның исәбе-саны булдымы икән! Нәни Разыя да әтисенә ярдәмләшеп үсә, эш сөючән кыз бала була. Урта белем алгач, Казанга килә. Вузларда 4-5 ел укырга кирәк, ә кызның тизрәк һөнәр алып әти- әнисенә булышасы килә. Ә менә кооперация техникумында ике генә ел укыйсы. Тәвәккәләп, икмәк пешерү технологиясе бүлегенә укырга керә һәм диплом алып, юллама белән Балтач районына эшкә җибәрелә.
Бер туганы, танышы бул-маган чит як... Сагышка бирелергә вакыт юк, яшь белгечне икмәк пешерү заводына производство бүлеге мөдире итеп куялар. Бөтен ихтыяр көчен, сәләтен туплап, эшкә керешә ул, ышаныч яулый.
Әнием гомерлек ярын да биредә очрата. Зәңгәр күзле, бөтерчектәй җитез кызны он ташырга килгән егет күз уңыннан ычкындырмый. Ул минем булачак әтием Тәбрис була.
Кыз Норма авылының булдыклы гаиләсенә килен булып килә. Ишле гаиләдә ул тугызынчы кеше була. Бер елдан әтинең энесе дә килен төшергәч, бер дистәгә тулалар. Озакламый апам Гүзәл дөньяга килә. Берничә ел дус-тату яшәгәннән соң, төп йортка каршы урында өй җиткерә башлыйлар. Шәмси бабам да алтын куллы балта остасы була. Уртак хезмәт белән йорт салынгач, әтиләр башка чыгалар. Әни белән әти корган ояда без - апам Гүзәл, мин, сеңлем Алсу үстек. Әти колхозда тракторда, әнием икмәк пешерүдә озак еллар хезмәт куйдылар.
Әнинең өлгерлегенә, сабырлыгына исең китәрлек! Сабый чагыбызның бер мизгеле. Иртәнге йокыдан тәмле ис уята. Әни ипи салган! Ул арада колакка сепарат аерткан тавыш килеп керә - каймак аерта! Кай арада әти белән абзар тулы малны (ә анда сыер, бозау, сарыклар, бер оя каз-үрдәк, тавыклар) карап кергәннәр, мичне булдырып ипине ясап тыккан. Ипи генәме, алдан я кабартма, пәрәмәч-бөккән пешкән була. Пекарняда эшләсә дә, әни гомер буе ипине үзе пешерде, без аның бисмилла әйтеп пешергән камыр ризыкларын ашап үстек, өстәлдән үз сыебыз булган катык, эремчек, каймак өзелмәде. Ә дигәнче ул кош телен пешереп тә куя. Кечкенәдән безне дә шуңа өйрәтте. «Таба ризыгы пешкән өйнең исе дә, төсе дә икенче була, иренмәгез», - дия иде. Шөкер, әнинең киңәшләрен үтәп киләбез.
Әле бит үтә дә җаваплы эше бар. 36 ел бер тармакта эшләп, шуның 25 елын цех мөдире, 8 елын Бөрбашта пекарня мөдире вазыйфаларын башкара. Сыйфатлы продукция җитештереп, планнарны үтәп баралар. Бу хакта әниебезгә бирелгән күп сандагы райпо, район, Татпотребсоюз тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары, Дипломнар, хатлар, кыйммәтле бүләкләр сөйли.
Сабыр булуына сокланырлык! Нинди эшкә тотынса, кулыннан гөл тама. «Авырыйм, ардым әле», - дигән сүзне беркайчан да ишетмәссең, зарлана белми. Эштән куаныч табып, башкаларга ярдәм кулы суза алуына сөенеп яшәүче ул, күршеләр белән дустанә мөнәсәбәттә. Әтиемне олылап, ике як туганнарга да кунакчыл булып яши. Үзенең хыялында калгангамы, безнең белемле, һөнәрле булуыбызны теләде. Апам Гүзәл иң элек медицина буенча укыды. Аннан педагогик юнәлештә икенче белем алып, Балык Бистәсе районы Тулыш авылында укыта. Мин педагогика, сеңлем Алсу сәүдә буенча белем алдык. Һәммәбез гаиләле, әни дүрт оныкка әби инде.
Төп йортта әти белән әни үзләре генә яши, икесе дә лаеклы ялда. Элеккечә абзар тулы мал асрамасалар да, бозау, каз-үрдәк, чебешләрдән аерылганнары юк. Әни аеруча җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерергә ярата, төрле төстәге чәчәкләрне бик теләп утырта. «Бакчаны ярату туганнан-туган абыем Фарсель Зыятдиновтан йокты. Качкында әкәмәт төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстереп авылдашларны шаккатыра иде, абыйларның бакчасына кызыгып үстем», - дип искә ала әнием.
Ике як әти-әнисенең хәер-фатыйхасын алып калган ак яулыклы әнием, һәр туар таңга сөенеп, шөкрана кылып, безне барлап-җыеп уңышларыбызга куанып яши.
Әниемне 65 яшьлеге белән котлап, аңа барыбыз исеменнән сәламәтлек, гаилә тигезлеге, бәрәкәтле гомер теләп калам.
Фото: http://muzotkrytka.narod.ru/DR/89.html, http://vk.com/club31933680

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250