Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Синеке түгел, минеке

Тормышлар әйбәт булган саен адәм баласына һаман да нәрсәдер җитми. Күрше белән күрше җир өчен сүзләшә, кайбер эшләр хәтта суд белән дә тәмамлана.

Гомер буе ут күршеләр булып яшәгән өлкәннәрнең бүгенге көндә балалары, оныклары үзара җир бүлешә. Район башкарма комитетына әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп еш мөрәҗәгать итәләр. Мондый эчтәлектәге эшләрне башкарма комитет каршында эшләп килүче низагларны тикшерүче эшче төркем тикшерә. Әлеге төркемнең төп максаты булып килеп туган хәлләрне тыныч юл белән хәл итү, эшне судка кадәр илтеп җиткермәү тора. Әмма болар белән генә килешми, кат-кат башкарма комитетка килеп үзләренекен дәлилләүчеләр дә шактый. Норма җирлегендә яшәүче Р.Әсхадуллина, Г.Закирова һәм Р. Аитовлар яки Чепьяда Тереньтева белән Сәгъдиев арасындагы низаглар күршеләрне үзара «пычакка пычак» китергән.
25нче июль көнне булып узган чисталык комиссиясендә дә нәкъ шушы күршеләр темасы өстенлек алды. Иске Көшкәт авылында яшәүче Владимир Карабаев төзелеш алып бару сәбәпле, үз капка төбенә урнаштырып бетерә алмаган төзелеш материалларының бер өлешен күршесе белән килешеп, аның капка төбенә куя. Бу вакытта Исаевларның коймалары иске була, әмма бераз вакыт узу белән алар капка-коймаларын яңарталар. Ә бер көнне койма белән бүрәнәләр арасына сыер кереп, коймаларга зыян сала. Раиса Исаева күршесенә коймаларны төзәтүен сорап аңа өч көн вакыт бирә. Әмма «Яңа тормыш» җәмгыятендә механизатор булып эшләүче Владимир Карабаев әлеге вакытка сыешмый, коймаларны бары бер атнадан соң гына төзәтеп бетерә. Ачуы чыккан күрше Владимир өстеннән гариза яза. Тиз арада койма төзәтелә, Исаевлар капка төбеннән бүрәнәләр дә алына. Барысы да тәртип кебек, каһәр төшкән сыер белән бүрәнәләр аркасында ике күрше арасыннан «кара мәче» үткәнен санамасаң...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250