Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөләйман хәзрәт әле дә табылмаган

Социаль челтәрләрдә борчулы хәбәр йөри. "Нурулла" мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов серле рәвештә югалган. 7 февраль көнне иртәнге уннарда ул Мордовиянең Саранск шәһәреннән Казанга чыгып китә. Шул ук көнне 14:30да аны Буада күргәннәр.

Сөләйман хәзрәт белән бергә аның тагын бер кардәше булган. Аның турында да хәбәр юк. Икесенең дә телефоннары сүндерелгән. У071РЕ 116/rus номерлы Toyota Corolla автомобилен күрүче булса, 89172514116 (Нурия) телефоны аша шалтырату сорала.
Икенче чыганак буенча, машина инде табылган. Ул ишекләре ябык килеш, Буа шәһәрендә кибет янында торган.
Зарипов Сөләйман Гариф улы 1958 елда туган. Алты баласы бар. РИУның элеккеге проректоры.
Әгәр аны күрүчеләр булса, югарыда күрсәтелгән телефонга шалтырату сорала.

Чыганак: samtatnews


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250