Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңгы хат

Арбаш авылында туып үскән Рамилә Рашид кызы Гыйлемханованың якты истәлегенә багыш­лана

Бисмилла диеп башладым,

Бәетемнең башларын.

Әнкәй җаным уйламадым,

Яшьләй китеп барасын.

Юлны аркылы чыкканда

Уйладым сезнең хакта.

Машина килеп бәрелгәч,

Барып төштем асфальтка.

Гәүдәләрем сызланды,

Акты юлга каннарым.

Күрәчәгем бетмәгәч,

Чыкмады шунда җаным.

Алып киттеләр мине

Машиналарга салып.

Рәхмәт, Ильяс, озатып бардың,

Баш очымда утырып.

Әти әни, еламагыз.

Монда миңа бик рәхәт.

Язлар җиткәч, каберемә

Утыртыгыз ал чәчәк.

Бик сагынган чагыгызда

Яннарыма килегез.

Кабер ташларыма карап

Утырып дога кылыгыз.

Риза, бәхил булып китәм,

Саубуллашам мәңгегә.

Якты матур хатирәләр.

Калсын сезнең күңелдә.

Рамиләне яратып, хөрмәт итеп, сагынып әти-әнисе, сеңлесе, кияүләре, энесе, кода кодагые, дуслары, туганнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев