Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Субашлыларныӊ шатлыгы зурдан

Тукай исемендәге хуҗалыкныӊ үзәге булган Субаш авылы халкы зур шатлану хисе кичерә.

Ниһаять, авылныӊ кыл үзәгендә халыкка медицина хезмәтен тиешле дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек биргән модульле фельдшер-акушерлык үзәге сафка басты. Санаулы атналар эчендә төзелгән бу бина күз явын алырлык, үзенә тартып тора.
Үзәкне ачу тантанасына килгән халыкка Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова, Балтач районы муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин үзләренеӊ фикерләрен җиткерделәр, авыл халкы белән аралаштылар, аларныӊ гөзерләрен тыӊладылар.
Җыелган субашлыллар үз чиратында килгән кунакларга олы рәхмәтләрен белдереп, авыл җирлегендә яшәүче халыкныӊ тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә Татарстанда һәм районда алып барган вәзгыять дәвам итсен, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250